Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәскәүдәге фаҗига уңаеннан: Азнакай мәктәпләрендә саклык чаралары күрелгән

3 февральдә Мәскәү мәктәпләренең берсендә югары сыйныф укучысы атасының мылтыгын алып килә һәм география укытучысын, ярдәмгә чакырылган полиция хезмәткәрен атып үтерә, тагын бер полиция хезмәткәре авыр яралана. Әлеге фаҗига барча кешене тетрәндерде һәм мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык чараларына игътибарны тагын да арттырырга этәрде. -Азнакай шәһәре мәктәпләрендә видиокүзәтүләр урнаштырылган, пропуск системасы кертелгән,...

3 февральдә Мәскәү мәктәпләренең берсендә югары сыйныф укучысы атасының мылтыгын алып килә һәм география укытучысын, ярдәмгә чакырылган полиция хезмәткәрен атып үтерә, тагын бер полиция хезмәткәре авыр яралана. Әлеге фаҗига барча кешене тетрәндерде һәм мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык чараларына игътибарны тагын да арттырырга этәрде.

-Азнакай шәһәре мәктәпләрендә видиокүзәтүләр урнаштырылган, пропуск системасы кертелгән, куркыныч туганда хәбәр бирә торган төймәләр бар, - диде әлеге уңайдан мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова. - Әмма, күргәнебезчә, бу гына аз. Хәзерге балалар авырлыклар алдында югалып кала, көндәлектәге бер билге дә аны чыгырыннан чыгарырга мөмкин. Кайбер әти-әниләр начар билге өчен укытучыны гаепли. Бала моны ишетә һәм үзен хаксызга рәнҗетәләр, кимсетәләр дип исәпли. Укытучыга элекке кадер-хөрмәтне кайтарырга кирәк, юкса хәлләр болайга таба китсә, мәктәпкә эшләргә теләүче калмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәскәүдәге фаҗига уңаеннан: Азнакай мәктәпләрендә саклык чаралары күрелгән