Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәскәүдә метрода каза күрүчеләр арасында Азнакай кызы да бар

Мәгълүм булганча, сишәмбе, 15 июль көнне Мәскәү метрополитенының Арбат-Покров линиясендә авария булып, анда 23 кеше һәлак булды, 160тан артыгы зыян күрде. Зыян күрүчеләр арасында Азнакайдан 29 яшьлек Исламова Ләйсән Әнәс кызы да бар. Ул бүгенге көндә Мәскәү шәһәренең 12 нче сырхауханәсендә дәвалану ала. Без Ләйсәннең хәлен белешеп әлеге медицина учреждениесенә...

Мәгълүм булганча, сишәмбе, 15 июль көнне Мәскәү метрополитенының Арбат-Покров линиясендә авария булып, анда 23 кеше һәлак булды, 160тан артыгы зыян күрде. Зыян күрүчеләр арасында Азнакайдан 29 яшьлек Исламова Ләйсән Әнәс кызы да бар. Ул бүгенге көндә Мәскәү шәһәренең 12 нче сырхауханәсендә дәвалану ала.

Без Ләйсәннең хәлен белешеп әлеге медицина учреждениесенә шалтыраттык. Белешмә хезмәтеннән аның хәле канәгатьләнерлек булуын, хәзер инде үзен яхшы хис итүен җиткерделәр.

Чәршәмбе көнне үк тикшерүчеләр авариянең төп сәбәбен атады: авария "Җиңү паркы" һәм "Славян бульвары" станцияләре арасында юнәлеш механизмының бары тик 3 миллиметрлы чыбык белән генә беркетелеп, тиешенчә ныгытылмаган булуы аркасында өзелүе нәтиҗәсендә туган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәскәүдә метрода каза күрүчеләр арасында Азнакай кызы да бар