Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

МППБиО Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Азнакайны лалә чәчәгенә күмү уе белән яши

Узган атна азагында "Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күптармаклы предприятие" ААҖ коллективы үзенең еллык эшенә йомгак җыелышын уздырды. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров катнашты. Наил АБДУЛЛИН Исеменнән күренгәнчә, әлеге предприятие шәһәр, аңа караган ике бистәдә ел әйләнәсендә өзлексез эш алып бара. Язгы-җәйге-көзге чорларда...

Узган атна азагында "Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күптармаклы предприятие" ААҖ коллективы үзенең еллык эшенә йомгак җыелышын уздырды. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров катнашты.

Наил АБДУЛЛИН

Исеменнән күренгәнчә, әлеге предприятие шәһәр, аңа караган ике бистәдә ел әйләнәсендә өзлексез эш алып бара. Язгы-җәйге-көзге чорларда шәһәрне гөлбакчага әйләндерсә, юлларны-тротуарларны, күперләрне карап, чистартып тотса, аларны ремонтласа-яңартса, сквер-паркларга агачлар утыртса, кышын инде үзенә караган биләмә юлларын кардан-боздан арындыра. Болардан тыш, җәмгыять ел буена урам утларына техник хезмәт күрсәтә. Мунча, зиратларны карап тоту да аның өстендә.


Башкарган эшләре шәһәр яшәеше белән турыдан-туры бәйле булгангамы, аларга халыкның хуплавын да, вакыт-вакыт канәгатьсезлеген дә ишетергә туры килә. Хәер, ул шулай булырга тиештер дә: чөнки Адәм баласы яхшылыкка-уңайлыкка тиз күнегә, күңел тагын да камиллеккә омтыла...


Предприятие җитәкчесе Валерий Тимиряевның еллык хисап чыгышыннан күренгәнчә, әлеге эшләрне алар Азнакай шәһәре башкарма комитеты уздырган ачык конкурсларда катнашу һәм җиңү юлы белән алалар. Узган елгы конкурста 8 төп муниципаль контракт отканнар. Шулар нигезендә меңнәрчә квадрат метр мәйданда асфальт һәм вак таш җәелгән юлларга чокыр ремонты ясаганнар, асфальттагы ярыкларны ямаганнар. Автобус тукталышларын, ял итү мәйданчыкларын, автомобиль кую урыннарын карап-чистартып тотканнар. Бордюрларны агартканнар, юл буендагы чүп үләннәрне кул көче белән чапканнар. 13 чакрым асфальт юлга тамга төшергәннәр, 120 данә юл билгесе куйганнар, 20 сен яңага алыштырганнар һ.б.


Бу эшләрне башкару өчен МППБиОның тулы мөмкинлеге - төрле маркадагы 3 автогрейдеры, 2 ком сиптерү автомашинасы, 5 "МТЗ-82" тракторы, 1 төягече, үзбушаткыч һәм йөк ташый торган 4 "КамАЗ"ы, юл фрезасы, катогы, кар чистарткычы, себерү машинасы, экскаваторы һ.б. бар. Дөрес, аларның күбесенең кулланыш вакыты күптән чыккан. Шуңа да контракт таләпләрен сыйфатлы башкару өчен махсус техника паркын алга таба яңарту зарурлыгы килеп баскан. Өстәвенә, быел биредә асфальт юлларга тамганы салкын пластика ярдәмендә төшерергә планлаштыралар. Ә моның өчен махсус җайланма кирәк. Җәйге юлларны җыештыру өчен вакуумлы себерү-җыештыру автомашинасы да аласы бар. Моның өчен, әлеге дә баягы, финанс кереме сорала.


Алда әйтеп үтелгәнчә, Азнакай урамнары җәен шәһәребез кунакларының исләрен җибәрердәй гөлбакчага әйләнә. Моңа предприятиенең яшелләндерү участогы коллективы тырышлыгы белән ирешелә. Алар шәһәр биләмәсендәге, шәһәр эче юллары буендагы яшел массивны, Тарсус, Балалар, Яшь гаилә коручылар паркларын,православие һәм мөселман зиратларын, Җиңү мәйданын карап тоталар. Узган елда гына да участок эшчеләре көче белән 180 мең чәчәк орлыгы, 475 кв. м газон үләне чәчелгән, газон-паркларга 130 мең данә чәчәк үсентесе, 5100 төп агач һәм куак утыртылган. Бүген предприятиедә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан шәһәрне лалә чәчәгенә күмү уе белән яшиләр. Изге хыяллары тормышка ашсын!


Башка кайбер предприятие-оешмаларда узган җыелышлардан аермалы буларак, доклад буенча фикер алышу барышында биредә күбрәк коллектив мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлдерелгән проблемалар күтәрелде. Моның җитди сәбәбе дә бар шул - 2014 елның гыйнвар уртасыннан "МППБиО" ААҖ үзенең статусын үзгәртте. Хәзер ул "МППБиО" муниципаль унитар предприятие (МУП) дип атала. Бу аңа эшчәнлек итү буенча күп кенә өстәмә мөмкинлекләр дә бирә. Әйтик, шәһәр урамнары, сквер-паркларга кую өчен күп кенә җиһазларны бүген алар читтән сатып алмыйча, үзләре җитештерү мөмкинлегенә ия. Димәк, уртак казнага өстәмә акча керә.


Җыелышта муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгыш ясады. Ул Азнакайны тагын да күркәмрәк итү буенча үзенең тәкъдим-киңәшләрен бирде, тырыш хезмәтләре өчен коллективка зур рәхмәтен белдерде. Хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды, сорауларга җентекле һәм нигезле җавап бирде. Шуларның берсенә - район ветераннарына кагылышлысына, аерым тукталасы килә. Ул да булса - мунча хезмәтенә түләү мәсьәләсе. Күрше-тирә район үзәкләрендә мунча керү бәясе 80-100 сумга кадәр күтәрелгәндә, Азнакай өлкәннәре өчен ул 50 сум кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МППБиО Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Азнакайны лалә чәчәгенә күмү уе белән яши