Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре Азнакайга килде

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе республика районнарында җәмәгатьчелекне кабул итү үткәрә. Шундый очрашуларның берсе кичә безнең районда да үтте. Республика монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рузалин Хәбибуллин район җитәкчеләре белән очрашты, азнакайлыларны кабул итеп, аларның монополиягә каршы хезмәт контролендә булган сорауларына җаваплар бирде. Ул...

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе республика районнарында җәмәгатьчелекне кабул итү үткәрә. Шундый очрашуларның берсе кичә безнең районда да үтте.

Республика монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рузалин Хәбибуллин район җитәкчеләре белән очрашты, азнакайлыларны кабул итеп, аларның монополиягә каршы хезмәт контролендә булган сорауларына җаваплар бирде.

Ул шулай ук җирлегебездәге сәнәгать мәйданчыгында булып, биредә үз эшләрен ачучыларга тудырылган шартлар белән танышты.

Районыбызга эшлекле визит ясаган идарә белгечләре шәһәребезнең 4 нче гомумбелем бирү мәктәбендә "Конкурентлыкны яклау" темасына үткәрелгән ачык дәрестә дә катнаштылар. Анда үзләренең эшчәнлеге белән таныштырдылар, булачак эшмәкәрләргә үз эшеңне үстерү өчен гадел һәм сәламәт көндәшлек кирәк булуын аңлаттылар.

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре Азнакайга килде