Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Моңлы-көйле Актүбә

Эшчеләр бистәсенең Юрий Гагарин исемендәге Мәдәният йорты иҗат коллективы үзенең чараларын быел республикада үткәрелә торган тарихи-мәдәни мирас шигаре кысаларында уздыра. Аның чираттагысы Актүбә авылына нигез салынуның 90 еллыгына багышланды. Бәйрәм саланың иң матур урынында - табигать кочагында оештырылды. Аның бистә һәм Республика көннәре алдыннан үткәрелүе чара тантанасына тагын да гүзәл...

Эшчеләр бистәсенең Юрий Гагарин исемендәге Мәдәният йорты иҗат коллективы үзенең чараларын быел республикада үткәрелә торган тарихи-мәдәни мирас шигаре кысаларында уздыра. Аның чираттагысы Актүбә авылына нигез салынуның 90 еллыгына багышланды. Бәйрәм саланың иң матур урынында - табигать кочагында оештырылды. Аның бистә һәм Республика көннәре алдыннан үткәрелүе чара тантанасына тагын да гүзәл төсмерләр өстәде.
Ул Актүбә мәчете имам-хатыйбы Рамис хәзрәтнең мөселманнарны Ураза бәйрәме белән тәбрикләве, Корьән сурәләре һәм вәгазь укуы белән башланып китте.
Алып баручылар очрашуны ике дәүләт телендә алып бардылар, авыл халкын һәм бәйрәмгә килүче кунакларны тәбрикләделәр, аларга дуслык һәм игелек теләделәр.
Шәһәр тибындагы Актүбә бистәсе вәкаләтле органы башлыгы Роза Галиева, район башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гөлсинә Хафизова, авыл округы депутаты Радис Ганиев үзләренең чыгышында халыкны районның һәм бистәнең социаль-икътисади халәте белән таныштырды, башкарылган эшләргә йомгак ясады, бәйрәм белән котлады.
Кичәдә биредә туып-үскән, бүген "Газиз" мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкаручы Түзем Зиннуров "Азнакай районына - 80 ел" медале, авыл һәм бистә үсешенә зур өлеш керткән 1 нче округ депутаты Радис Ганиев Азнакай муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Округның иң яшь гражданы ­- ике айлык Азамат Әфәндиевка, иң өлкәне - 90 яшьлек Мария Афанасьевага да өлеш чыкты. Яңа туган сабыйның истәлек бүләге аның әти-әнисенә тапшырылды.
Авыл көнендә шаян аукционнар, төрле уеннар, конкурслар уздырылды. Ахырдан зур концерт, яшьләр өчен дискотека булды.
Юрий ХВАЛЕЕВ,бистә Мәдәният йорты директоры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Моңлыкөйле Актүбә