Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мохтаҗларга ярдәм кылу – изге айда иманлы гамәл

Районның иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы айлык киңәшмәне район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов үткәрде һәм, традиция буенча, тәбрикләүләрдән башлады. 18 июльдә шәһәребезнең Радужная урамында зур янгын чыгып, анда биш баланың гомерен саклап калуда, янгынны сүндерүдә тәвәккәллек, кыюлык үрнәге күрсәткән райондашларыбызны бүләкләү аеруча тантаналы төс алды. Аннары Наҗәт Мәсгут улы июль...

Районның иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы айлык киңәшмәне район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов үткәрде һәм, традиция буенча, тәбрикләүләрдән башлады. 18 июльдә шәһәребезнең Радужная урамында зур янгын чыгып, анда биш баланың гомерен саклап калуда, янгынны сүндерүдә тәвәккәллек, кыюлык үрнәге күрсәткән райондашларыбызны бүләкләү аеруча тантаналы төс алды.
Аннары Наҗәт Мәсгут улы июль аенда эшкә билгеләнгән яңа җитәкчеләр белән таныштырып узды. Бу айда районда үткәрелгән чараларга тукталды. Краснодар өлкәсендә, үзебезнең Сукаеш авылында афәтләрдә зыян күрүчеләргә, Туйкә авылында мәдәният йортына ремонт үткәрүдә ярдәм күрсәткән хезмәт коллективларына, шәхси эшмәкәрләргә, райондашларга муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, агымдагы елның алты аенда кеше гомерен кыю, авыр тән җәрәхәтләре салу, талау, исерек хәлдә, яшүсмерләр тарафыннан җинаятьләр кылу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда кимегән. Әмма юл хәрәкәте фаҗигаләренең артуы күзәтелә. Быел гына да аларда 10 кеше һәлак булган, 23е төрле тән җәрәхәтләре алган. Әгерҗе авылы мәчетеннән хәер акчаларын урлап чыккан мәгълукны башка берничек тә атап булмый. Изге йортка шундый ният белән керү өчен никадәр оятсыз булу кирәк!
- Урак чорында ашлык урлашу, аны законсыз сату очракларына юл куелмаска тиеш! - дип ассызыклады Н.Нәгыймов. - Бу мәсьәләдә барыбыздан да уяулык, җаваплылык сорала.
Мәгълум булганча, 18 июльдә районыбызда 4 торак пунктында янгын чыгып, кешеләр гомеренә, милкенә зур куркыныч янады. 87нче янгын часте начальнигы Рөстәм Хәйруллинның чыгышында аларны сүндерү буенча алып барылган эшләр, күрелгән ашыгыч чаралар турында бәян ителде. Карамалы авылында афәтнең газ баллоннары шартлаудан чыгуын әйтеп, ул биләмә башлыкларын халык белән аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды. Көннәр коры тору сәбәпле, хәзер урман-кырларда корыган үлән-агачларның янып китү куркынычы нык артты, шуңа да игътибарлык, саклык аеруча сорала.
Янгыннар турында сүзне дәвам итеп, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров аларда зыян күрүчеләргә ярдәм оештыру турында сөйләде һәм Марсель Зөфәр улының гозерен җиткереп, хезмәт коллективларын, эшмәкәрләрне, барча райондашларны мөмкинлектән чыгып ярдәм кулы сузарга чакырды. (Акчаны түбәндәге реквизитлар буенча Азнакай муниципаль районы «Азнакай» фондына да күчерергә мөмкин. 423330, Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Ленин урамы, 22. Расчет счеты №40703810423020000016 ОАО «Ак БАРС» Банк г.Казань. ИНН/КПП 1643011057/164301001. ОГРН 1091600002010. корр.счет 30101810000000000805 БИК 049205805)
Районда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш нәтиҗәләре белән хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, 2011-2012 елгы уку елы һәм БДИ йомгаклары белән мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Зарипова таныштырды.
Һәр яңа уку елы алдыннан районда "Мәктәпкә җыенырга ядәм ит!" акциясе уздырыла. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев акциягә әзерлек турында сөйләде һәм барлык оешма-предприятиеләр коллективларын аңа актив кушылырга чакырды. Быел беренче сыйныфка барасы 130 бала һәм аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 290 укучы безнең ярдәмгә мохтаҗ. "Азнакайнефть" идарәсе акциягә ел да зур өлеш кертә. Идарә начальнигы, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов быел да аңа бердәм кушылачакларын һәм шулай ук урып-җыюда техника белән, янгыннарда каза күрүчеләргә дә ярдәм кулы сузачакларын белдерде.
Яшьләр эшләре буенча идарә эшчәнлеге хакында аның җитәкчесе Илнур Сәгыйтов сөйләде. Ул яшьләр лидерларын активлаштыру кирәклегенә басым ясады. Билгеле булганча, җирлегебездә ирекле халык дружиналары яңартыла һәм, әйтергә кирәк, хокук тәртибе, шәһәрдәшләр тынычлыгын саклауда аларның роле зур. Физкультура, спорт һәм туризм буенча идарә җитәкчесе Рәфис Миңнеханов дружиначылар эшчәнлеген яктыртты һәм аларны кызыксындыру чараларын күрү кирәклеген әйтеп, оешма-предприятие, учреждениеләр җитәкчеләренә тәкъдимнәр белән чыкты.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов районда урак барышына тукталып, бу нәүбәттән координацион штаб һәм уңышны югалтуларсыз һәм вакытында җыеп алуга контрольлек итүче комиссия төзелүен белдерде. Ашлык ташуда сәнәгать предприятиеләреннән дә ярдәм соралуын җиткерде.
Киңәшмәдә башка мөһим мәсьәләләр хакында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мохтаҗларга ярдәм кылу – изге айда иманлы гамәл