Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мобиль офис – адреслы социаль яклау инструменты

Мәшгульлек үзәгенең мобиль үзәге ай саен Азнакай һәм Мөслим районнарының ерактагы авылларына чыга. Профориентация үзәге укучыларның мәктәпләренә үзе килә. Тәгәрмәчле офиста кешенең һөнәри һәм иҗади мөмкинлекләрен билгеләүче тестлар үткәрелә. Психолог балаларның эшен игътибар белән күзәтә, аңлата, ә мәктәп укучылары төрлечә кабул итә: кемдер ризалаша, ә берләре аптырап кала, ышанмый. Соңрак...

Мәшгульлек үзәгенең мобиль үзәге ай саен Азнакай һәм Мөслим районнарының ерактагы авылларына чыга. Профориентация үзәге укучыларның мәктәпләренә үзе килә. Тәгәрмәчле офиста кешенең һөнәри һәм иҗади мөмкинлекләрен билгеләүче тестлар үткәрелә.

Психолог балаларның эшен игътибар белән күзәтә, аңлата, ә мәктәп укучылары төрлечә кабул итә: кемдер ризалаша, ә берләре аптырап кала, ышанмый. Соңрак бар да аңлашыла. Тест нәтиҗәләре кемнәрнеңдер сайлаган һөнәренә туры килүен, ә кемнәргәдер үзенең киләчәккә планнарын киредән карап чыгарга кирәклеген күрсәтә.

Төп бурыч - яшүсмерләргә үз һөнәрен дөрес сайларга булышу. Без даими рәвештә өлкән сыйныф укучылары өчен консультацион занятиеләр уздырабыз. Һәрбер кызыксынучы үз мөмкинлекләрен билгеләү буенча тест уза, предприятие, учреҗдение һәм уку биналары хакында тулы мәгълүмат ала, психолог белән һөнәр сайлау планы һәм проблемалары мәсьәләсе буенча фикер алыша, хезмәт базарындагы халәт белән таныша ала. Мәшгульлек үзәгендә профориентация эше бик җитди куелган. Мобиль үзәк мөмкинлекләрне тагын да арттыра. Ул заманча компьютер техникасы белән җиһазланган өчен генә түгел, ә бәлки мәшгульлек үзәгенә килү авыр булган укучыларга адреслы ярдәм күрсәтүе белән дә отышлы. Чөнки иң беренче чиратта мәшгульлек үзәге белгечләре социаль һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ ятимнәр, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүмнәр, инвалидлар, сәламәтлекләре чиклеләргә ярдәм кулы суза.

Әгәр дә яшь кеше тест узганнан соң компьютер һәм белгеч-психолог фикеренә колак сала икән, ул кабинетта түгел, ә бәлки төзелештә, завод цехында уңышлы кеше булырга мөмкин. Психолог белән очрашканнан соң аның турында «белгеч булып туды» дип әйтергә мөмкин.

Махсус сәхифәне әйдәр инспектор Л.Сабирҗанова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев