Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Моң дөньясына юл

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова Лилия Мостаевага Рәхмәт хаты тапшыра Тымытык балалар музыка мәктәбе тантаналы рәвештә 20 еллык юбилеен билгеләп узды. Мәктәп 1992 елның гыйнвар аенда ачыла. Бу көннән башлап авыл мәдәният тормышы белән тагын да тулырак яши башлады. - 20 ел дәвамында йөзләрчә укучы...

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова Лилия Мостаевага Рәхмәт хаты тапшыра

Тымытык балалар музыка мәктәбе тантаналы рәвештә 20 еллык юбилеен билгеләп узды.

Мәктәп 1992 елның гыйнвар аенда ачыла. Бу көннән башлап авыл мәдәният тормышы белән тагын да тулырак яши башлады.

- 20 ел дәвамында йөзләрчә укучы биредә музыкаль белем алды. Хәзер бездә 54 укучы укый һәм аларга 7 педагог белем бирә, - дип горурланып сөйли мәктәп директоры Энҗе Мәрданшина.

Тантанага авылның олысы-кечесе җыелган иде. Алар арасында мәктәпне тәмамлаучылар да, хөрмәтле кунаклар да бар. Ә яшь музыка сөючеләр тамашачыларга концерт номерлары бүләк итте.

- Районда 3 балалар музыка мәктәбе эшли, аларның берсе - Тымытыкта, бу авылдашлар өчен зур горурлык, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова һәм юбилярларга сертификат тапшырды. Мәктәп директоры Энҗе Мәрданшина һәм укытучы Лилия Мостаева район башлыгының Рәхмәт хатларына ия булдылар.

"Актүбә уенчыгы" халык иҗаты үзәге җитәкчесе Илсөяр Сәлахова тымытыклыларны истәлекле сувенир белән сөендерде.

- Музыка серләренә өйрәнүче балалар, җаваплылык хисе һәм тәртипләре белән аерылып торалар, матурлыкны күрергә һәм киләчәктә дөрес юнәлеш алырга өйрәнәләр, - диде чыгышында мәдәният идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гөлсинә Хафизова һәм өстәмә белем бирү педагоглары Гүзәлия Искәндәрова, Гөлнара Галиева һәм Фәридә Латыйповага рәхмәт хатларын тапшырды.

Мәктәпне тәмамлаучылар яраткан педагогларын котлады. Аларның күбесе әлегәчә музыканы ташламаганнар. Кемдер җырлады, кемдер яраткан уен коралында уйнады, ә кайберләре музыка мәктәбе тормышыннан иң истәлекле минутларны искә алып, хатирәләр диңгезенә чумды.

Хәтер төпкелендә онытылмас истәлекләр калдырган бик җылы кичә булды ул.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев