Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәнәвез авылында Җиңү бәйрәме оешкан төстә узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Мәнәвез авылында Җиңү бәйрәме оешкан төстә, күңелле узды. Тантана сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл янында башланды. Балалар шарларга бәйләп, кулдан ясалган күгәрченнәрне һавага очырдылар, һәйкәлгә авыл халкы, депутатыбыз Валерий Тимеряев чәчәкләр салдылар. Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов ветераннарны тәбрикләп, аларга иң җылы теләкләрен җиткерде. Аннан чара Мәдәният йортында...

Мәнәвез авылында Җиңү бәйрәме оешкан төстә, күңелле узды. Тантана сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл янында башланды. Балалар шарларга бәйләп, кулдан ясалган күгәрченнәрне һавага очырдылар, һәйкәлгә авыл халкы, депутатыбыз Валерий Тимеряев чәчәкләр салдылар. Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов ветераннарны тәбрикләп, аларга иң җылы теләкләрен җиткерде. Аннан чара Мәдәният йортында чәй өстәле артында дәвам итте. 9 нчы мәктәпнең яшь армиячеләре чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шигырьләр сөйләделәр, авылыбыз үзешчәннәре патриотик җырлар башкардылар. Кичәне оештыруда ярдәмнәре өчен авыл халкы Назыйф Хәсәновка, Валерий Тимеряевка, Халидә Галимовага, 9 нчы мәктәп директоры Гаяз Хәмидуллинга һәм аның җитәкчелегендәге коллективка зур рәхмәтле булып калды.

Гөлназ Исламова, мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев