Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәндәй авылында яңа мәдәният йорты ачылды

Шимбә көнне Мәндәй авылында шатлыклы вакыйга булды - "Авыл клублары" республика программасы буенча төзелгән мәдәният йорты ачылды. Ул нәкъ элекке агач клуб урынында калыкты. Аңа кадәр... Хәтер йөгерә-йөгерә үткәннәргә кайтып килде. Иске генә булса да, бар иде авыл клубының гөрләп торган чаклары. Әллә кайлардан концертлар белән танылган артистлар, хәтта Казаннан,...

Шимбә көнне Мәндәй авылында шатлыклы вакыйга булды - "Авыл клублары" республика программасы буенча төзелгән мәдәният йорты ачылды. Ул нәкъ элекке агач клуб урынында калыкты.

Аңа кадәр...

Хәтер йөгерә-йөгерә үткәннәргә кайтып килде. Иске генә булса да, бар иде авыл клубының гөрләп торган чаклары. Әллә кайлардан концертлар белән танылган артистлар, хәтта Казаннан, Уфадан театрлар килер иде. Эчкә баш төртмәле түгел, зал шыгрым тулы, сыймаганнар тәрәзә аша тамаша кыла. Үзебезнең авыл яшьләре дә кимен куймый - бәйрәм саен концерт, спектакльләр... Ә кичке уеннар! Мәгъдәнурның идәннән тузаннар күтәрә-күтәрә тыпырдап биегәне урамга кадәр ишетелә. Ике өйнең берсендә гармунчы, җырчы. Үз клубыбызга гына сыймыйча, күрше-тирә авылларны да "уятып" кайткалыйлар.

Авылның нинди үзгәрешләр кичергәнен тәфсилләп торасым килми. Яшьләрне нефть калалары суырды, балалалар саны шактый кимеде һәм тау башындагы таш мәктәп ятим калды. Агач клуб җимерелә язгач, аның ярты ягын мәдәният йорты иттеләр. Бу бина төзелгәнгә дә илле елдан артык, ул да шактый таушалган иде. Узган ел биредә район хакимияте ярдәме белән капиталь ремонт ясалды. Медпункт та шунда иде. Әмма тау башына менеп-төшеп йөрү халыкка уңайсызлыклар тудырды, шуңа күрә аларны авыл уртасына күчерү күптәнге хыял иде.

Кунаклар һәм бүләкләр күп булды

Яңа мәдәният йорты затлы кирпече, буяулы калай түбәсе, ап-ак пластик тәрәз-ишекләре белән авылны ямьләп тора. Аңа нигез әле бу елның апрелендә генә салынды. Зиннур Шәвәлиев җитәкчелегендәге ремонт-төзелеш оешмасы тиз арада сафка да бастырды.

Тантана башында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов төзүчеләргә эшне шулай тиз тотканнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Ул республикабызда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән утызга якын программаның тормышка ашырылуын, шуларның күбесе авыл җирлекләренә караганын билгеләп үтте.

- Соңгы җиде-сигез елда авыллар яңа сулыш алды. Узган ел "Чиста су" программасы буенча Мәндәйдә су скважинасы борауланды. Быел - яңа мәдәният йорты сафка басты. Ул буш тормасын, өлкәннәр дә, яшьләр дә яратып йөрсен, - диде һәм муниципаль район башлыгы исеменнән 50 мең сумлык сертификат бүләк итте.

Традицион мәдәниятны үстерү республика үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов Татарстан Мәдәният министрлыгының 100 мең сумлык сертификатын тапшырды.

- Кешегә рухи байлык та кирәк, "Авыл клублары" программасы нәкъ шул максаттан тормышка ашырыла. Мәдәният елында ачылуы бу бәйрәмне икеләтә куанычлы итә. Мәдәният йортыгызның ишекләре ябылып тормасын, гөрләп эшләсен! - дип изге теләкләрен дә юллады.

Шулай ук "Җәлильнефть" идарәсеннән баш инженер Рәис Әхмәтшин - музыкаль үзәк, "Азнакайнефть" идарәсеннән социаль мәсьәләләр буенча идарә начальнигы урынбасары Наил Вәлиев 20 мең сумлык сертификат тапшырдылар. Алар төзелеш барышында да техника белән зур булышлык иткәннәр.

- "Авыл клублары" дигән республика программасына керүебезгә чиксез шатбыз һәм җөмһүриятебез, районыбыз җиткәчеләренә рәхмәтлебез. Ниһаять, халыкның теләге тормышка ашты, мәдәният йорты да, медпункт та авыл уртасына, бар кешегә дә уңайлы җиргә күчте. Шулай ук һәрчак ярдәм кулы сузучы авылдашыбыз Хәлил Мөстәкыймовка, мәдәният йорты тирәсен бизәргә үзе үстергән чәчәкләр бүләк иткән Гөлнара Рожкога да рәхмәтлебез, - ди Чубар Абдул авылы җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов.

Авыл имам-хатибы Фәнис Гыйздәтуллинның изге догасыннан соң кызыл тасманы кискәч, халык тамаша залына агылды. Биредәге зәвыкка бәйрәмне үзләренең җыр-биюләре белән ямьләргә килгән, бик күп сәхнәләр күргән районыбыз үзешчәннәре дә сокланды.

- Мондый матур мәдәният йортына гел барасы гына килеп торыр инде. Элеккесендә дә дискотекалар үткәрә, концертлар куя идек, хәзер яңа музыкаль үзәк белән тагын да күңеллерәк булыр кичләрен, - ди Илүзә Тимербаева, Алия Фәтхетдинова, Гөлназ Шәфыйгуллина.

- Сәхнәсе дә, залы да иркен. Артистларга киенү бүлмәсе булганга да куанабыз. Уку залы да буш тормас дип ышанабыз, - ди мәдәният йорты директоры Әлфирә Әскәрова һәм художество җитәкчесе Земфира Шәфыйгуллина.

Фельдшер-акушерлык пункты да яңа бинасына күчеп, өр-яңадан җиһазландырылган. Биредәге шартлар халык сәламәтлеген кайгыртып тудырылган. 32 елдан артык хезмәт стажы булган шәфкать туташы Хафиза Йосыпованың шифалы кулларын озак тоярга язсын мәндәйлеләргә.

Авыл яңа сулыш ала

Авылга яңа сулыш өреп җибәргән Хәмит Мөстәкыймовның эшен бүген яшь җитәкче Рафаэль Шәфыйгуллин дәвам итә. Хуҗалык мөстәкыйль көн күрә. Вактында хезмәт хакын алалар, пай җирләренә ашлыгы, печәне бирелә. Урып-җыюда да сынатмыйлар, быел арышның һәр гектарыннан 32 центнер чыга.

Авыл җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов та төбе-тамыры белән шушы авылдан. Гаиләсе белән төп нигездә яши ул.

Авылда нигез яңартучылар бер ул гына түгел. Читтән күченеп килүчеләр дә шактый. Гүзәл табигате, ачык йөзле тырыш халкы, уңайлыклар тарта бирегә халыкны. Сыер фермалары, техника паркы, ашлык амбарлары, мәчет, асфальт юл, өйләргә кадәр ялганган саф чишмә суы, газ, ут, ике кибет бар.

- Мәндәйдә барлыгы 196 кеше яши. Шуның 55е - пенсионерлар, 6 - яшь гаилә, мәктәп яшендә - 22, бакча яшендә 16 бала бар, - ди Нияз Фәтхетдинов.

Хуҗалыкта, дача итеп тотучыларны да кертеп, 99 йорт. Хәтта өлкән яшьтәгеләр дә түбә, койма яңарта, диварларны заманча материаллар белән тышлый. Тимербаевларның капка төбе матур агач сыннар белән бизәлгән. Бала-чагалы кеше таганын, турнигын ясап куйган. Зөфәр Ризатдинов, Данил Даутов бассейнга кадәр булдырганнар. Беседкалар да ят түгел хәзер авыл өчен.

- Мондый мәһәбәт мәдәният йорты салгач, күңелдә авылның киләчәгенә өмет уянды. Элеккечә мәдәни чараларга бай булып, гөрләп яшәсен! - ди Җәүдәт ага Латыйпов.

Аңа һәм Фәррах ага Җамалиевка авыл тормышында актив катнашулары өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук 55 ел тату гомер кичергән Гөлзаһира белән Әнәс Мәрданшиннар да бүләкләнде.

Мәдәният йорты ачылу тантанасына читтән дә авылдашлар бик күп кайткан иде. Һәркем үзенең яшьлеген искә төшерде, Мәндәй өчен зур горурлык хисе белән туйганчы концерт карады.

Резеда ШӘРИПОВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәндәй авылында яңа мәдәният йорты ачылды