Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Теләгең булса, ярдәме бар

Чәршәмбе көнне муниципаль район Советы бинасында оешма-предприятие җитәкчеләре, җаваплы белгечләр катнашында эшмәкәрләр конференциясе узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов алып барды. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Эшмәкәрләрнең проблемаларын менә шулай уртага салып хәл итү, яңалыклар хакында бергәләп сөйләшү районда матур традициягә әйләнде. Гомумән, соңгы вакытта районда бу өлкәдә шактый...

Чәршәмбе көнне муниципаль район Советы бинасында оешма-предприятие җитәкчеләре, җаваплы белгечләр катнашында эшмәкәрләр конференциясе узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов алып барды.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Эшмәкәрләрнең проблемаларын менә шулай уртага салып хәл итү, яңалыклар хакында бергәләп сөйләшү районда матур традициягә әйләнде. Гомумән, соңгы вакытта районда бу өлкәдә шактый алгарыш сизелә. Соңгы өч айда гына да 58 эш урыны булдырылу шул хакта сөйли. Бу уңышларда, әлбәттә, быел оешкан эшмәкәрлек берлегенең дә роле зур.
Бүгенге очрашуга республика белгечләре дә чакырулы иде. ТР инвестицион үсеш Агентлыгы белгече Альбина Әхмәтгалиева кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм программалары турында сөйләде. «Лизинг-грант», «Социаль бизнес», «Гарантия фонды», «Начало дела» программалары соңгы елларда иң актуаль һәм популярлардан санала һәм эшмәкәрләрдә зур кызыксындыру тудыра. Мәсәлән, гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү төре белән бәйле эш ачканда, инвалидларны, ялгыз әниләрне һәм башка шундый мохтаж катламны эшкә урнаштырганда шактый гына дәүләт ярдәмен үз эченә алган «Социаль бизнес» гранты гамәлгә кергән. Әлбәттә, эшмәкәрләр һәм үз эшчәнлеген башлап җибәрүчеләр грантлар алу өчен документлар тутырганда кайбер авырлыклар туарга һәм моңа аларның вакыты да булмаска мөмкин. Бу очракта теләсә кайсы консалтинг фирмасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Конференция эшендә әнә шундый ике фирмадан вәкил катнашты.
- Клиент килә икән, без аңа акча эзли башлыйбыз, - ди «Бизнес-проект 24» компаниясе вәкиле Наталья Баталова. - Кайсы банктан, нинди шартларда алырга мөмкин булуын аңлатабыз. Уңай вариантларны күрсәтәбез.
Конференциядә шулай ук салым инспекциясе, банклардан да вәкилләр катнашып, эшмәкәрләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирделәр. Эшмәкәрлек, КФХ, ЛПХ үсеше буенча район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Әнвәр Җиһангиров проблемалар туганда эшмәкәрлек берлегенә, шәхсән үзенә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген әйтте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлия Сөләйманова да һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуын белдерде.
Эшлекле әңгәмәдән соң дүрт эшмәкәр әлеге программалар буенча рәсмиләшергә дә өлгерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев