Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәҗлес коръән елына багышланды

Республикабыз 2012 елны Коръән елы дип игълан итте. Шушы уңайдан Балтач авылы мәчетендә шәкертләребезнең алган белем нәтиҗәләрен тикшерү ниятеннән Коръән уку буенча имтихан-бәйрәм уздырылды. Мөгаллимәбез Фәһимә апа хаҗия, төпле белем иясе, "Мөхәммәдия"дә гыйлем алган, Азнакайдан килеп укыта. Сынау өчен сорауларны үзе язып, имтихан оештырды. Мәдрәсәдә әдәп-әхлак дәресләре төп урынны алып...

Республикабыз 2012 елны Коръән елы дип игълан итте. Шушы уңайдан Балтач авылы мәчетендә шәкертләребезнең алган белем нәтиҗәләрен тикшерү ниятеннән Коръән уку буенча имтихан-бәйрәм уздырылды.

Мөгаллимәбез Фәһимә апа хаҗия, төпле белем иясе, "Мөхәммәдия"дә гыйлем алган, Азнакайдан килеп укыта. Сынау өчен сорауларны үзе язып, имтихан оештырды. Мәдрәсәдә әдәп-әхлак дәресләре төп урынны алып тора. Шәкертләребез тырышып укыйлар, имтиханда да җаваплары төгәл, тулы булды. Имам-хатыйбыбыз Әнис хәзрәт оештырган бу чара бик күңелле узды, шул ук вакытта җаваплы да булды, чөнки ислам кануннарын өйрәнү, аны халыкка җиткерү, шул кануннарны үтәп яшәргә тырышу турынд да сүз барды.

Әгәр сезнең дә динне өйрәнәсе, әхлаклы яшәү рәвеше алып бару, балаларыгызны, яшьләрне дә шул рәвешле тәрбияләү теләгегез булса, мәчетебезгә укырга килегез.

Хаҗәр ХӘБИПОВА, Миңнегөл ВАФИНА

Коръән-дөнья әдәбиятының борынгы үрнәге, шул ук вакытта ул фәлсәфә китабы да. Монда кешелек дөньясының язмышы, Җир йөзендә кешенең тоткан урыны турында фикер йөртүләр, Кешегә, аның яшәү рәвешенә, фигыль-гамәленә карап бәя бирүләр зур урын алып тора. Шуңа күрә Коръәнгә дин күзлегеннән генә карау җитми, аңа фән күзлегеннән дә карарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев