Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәптән үк табигатьне сакларга өйрәнәләр

Күптән түгел Урсай мәктәбендә "ХXI гасыр хәзинәсе" дигән экологик чара узды. Анда Ык буе территориаль идарәсенең аналитик контроль буенча специальләшкән инспекциясе начальнигы Айгөл Ярмиева һәм ТР Роспотребнадзор идарәсенең Азнакай территориаль бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Розалия Хәсәншина катнашты. Зал туган якны тасвирлаган, табигатьне сакларга өндәгән плакатлар белән бизәлде, кул эшләреннән, фотосурәтләрдән,...

Күптән түгел Урсай мәктәбендә "ХXI гасыр хәзинәсе" дигән экологик чара узды. Анда Ык буе территориаль идарәсенең аналитик контроль буенча специальләшкән инспекциясе начальнигы Айгөл Ярмиева һәм ТР Роспотребнадзор идарәсенең Азнакай территориаль бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Розалия Хәсәншина катнашты.

Зал туган якны тасвирлаган, табигатьне сакларга өндәгән плакатлар белән бизәлде, кул эшләреннән, фотосурәтләрдән, проект эшләреннән күргәзмә әзерләнде, мәктәптә узган экологик юнәлештәге чаралардан презентацияләр күрсәтелде.

Укучылар туган як, табигать турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. 11 нче сыйныф укучысы Булат Дәүләтбаев "Су һәм аның үзлекләре (җитәкчесе Р.Галимова), 7 нче сыйныфукучысы Рөстәм Галиуллин "Бер стакан су күпме тора?" (җитәкчесе М.Нурмөхәмәтова) дигән проект эшләре белән таныштырды.

Айгөл Рәфис кызы укучыларга контроль инспекциясе эшчәнлеге турында фильм тәкъдим итте, аннары кызыклы тәҗрибәләргә күчеп, Ык елгасы, Азнакай һәм Урсай халкы эчә торган суларның катылыгын, тозлылыгын ничек тикшерүләрен күрсәтте.

Розалия Фоат кызы үз чыгышында, күрсәтмә материаллар файдаланып, сусызлык, үлемгә китерүче авыруларның сәбәпләре, су белән тәэмин итү гигиенасы хакында тәфсилләп сөйләде. Укучыларны куллар ярдәмендә гади, әмма сәламәтлек өчен бик файдалы булган күнегүләр ясарга өйрәтте, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Озонаторның ни өчен хезмәт итүе, шуның ярдәмендә кислородка баетылган суның тәмен татып карау, берничә секундта ашказаны әчелегенә диагностика узып, сәламәтлек торышыңны белү укучыларга гына түгел, укытучыларга да кызыклы булды.

Әлеге очрашуны традицион булмаган экология дәресе дип атарга мөмкин. Балалар бик күп өстәмә фәнни һәм гамәли белем алдылар, бәлки, кайберләре киләчәктә үзләренә шушы юнәлештә һөнәр сайлар.

Фәйрүзә Гарифуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәптән үк табигатьне сакларга өйрәнәләр