Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәпне тәмамлаганга – 50 ел

Район һәм шәһәр ветераннар советы оешуның 40 еллыгы уңаеннан бу көннәрдә ветераннар советында төрле чаралар, очрашулар еш булып тора. Бу көннәрдә совет рәисе Миргасим Кәримов Чалпы урта мәктәбен тәмамлаган классташларын җыйды. Җыелуның сәбәбе дә бар: бу «укучылар»ның мәктәпне тәмамлауларына 50 ел тулган. Шатлыктан сыйныфташларның керфек очларына яшь тамчылары кунды. Нинди...

Район һәм шәһәр ветераннар советы оешуның 40 еллыгы уңаеннан бу көннәрдә ветераннар советында төрле чаралар, очрашулар еш булып тора.

Бу көннәрдә совет рәисе Миргасим Кәримов Чалпы урта мәктәбен тәмамлаган классташларын җыйды. Җыелуның сәбәбе дә бар: бу «укучылар»ның мәктәпне тәмамлауларына 50 ел тулган. Шатлыктан сыйныфташларның керфек очларына яшь тамчылары кунды. Нинди генә мәртәбәле кешеләр юк алар арасында. 70 ләрен түгәрәкләп килүче классташлар чәй табыны артында рәхәтләнеп сөйләштеләр, күңел ачтылар, истәлек фотосына төштеләр. Фани дөньядан иртәрәк китәргә өлгергән сыйныфташларын, мәктәп елларын сагынып искә алдылар. 50 елдан соң да бер-берсен онытмаган, хәл-әхвәл белешеп, үзара ярдәмләшеп яшәгән сыйныфташларга сокланмый мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев