Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады

Районыбыз мәктәпләрендә чыгарылышлар өчен уку елы тәмамланып, соңгы кыңгырау чыңлады. Аларны бу истәлекле көн белән котларга мәртәбәле кунаклар килде. Чыгарылышларны котлап, район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин аларга дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, киләчәктә укуларын дәвам итүләрен һәм һөнәр алгач, һичшиксез үзебезнең районга эшкә кайтуларын теләде. - Сез төпле белем алдыгыз...

Районыбыз мәктәпләрендә чыгарылышлар өчен уку елы тәмамланып, соңгы кыңгырау чыңлады. Аларны бу истәлекле көн белән котларга мәртәбәле кунаклар килде.

Чыгарылышларны котлап, район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин аларга дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, киләчәктә укуларын дәвам итүләрен һәм һөнәр алгач, һичшиксез үзебезнең районга эшкә кайтуларын теләде.

- Сез төпле белем алдыгыз һәм хәзер сезнең алда барлык юллар да ачык, - диде тәбрикләү сүзендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Дамир Гыйләҗев. - Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә тапшырачагыгызга шик юк.

Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә фидакарь хезмәтләре өчен укытучыларга Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Җиңү бистәсе гомумбелем бирү мәктәбендә дә иртәдән үк бәйрәмгә әзерлек барды. Быел мәктәпне тәмамлаучы 8 укучы укытучыларына багышлап күләмле концерт әзерләгән. Мәктәп аллы-гөлле чәчәкләргә һәм дәртле музыкага күмелгән. Унберенчеләрне котларга һәм укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерергә әти-әниләре, авылдашлары, җирлек җитәкчеләре җыелды. Укуда уңышлар яулаган, җәмәгать эшләрендә һәм төрле бәйгеләрдә актив катнашкан укучылар һәм яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә тырыш хезмәт куйган укытучылар Мактау грамоталары, рәхмәт хатларына ия булды.

Азнакай сәнгать мәктәбе дә үзенең чыгарылышлары белән хушлашты. Быел мәктәпне (рәсем сәнгате, хореография, музыка бүлекләрен) 98 укучы тәмамлады. Район-шәһәр Мәдәният йортында үткән тантанада аларга таныклыклар белән бергә Бөтенроссия, халыкара, республика конкурсларында катнашып җиңүләр яулаган, районның һәм мәктәпнең иҗтимагый-мәдәни тормышында актив катнашкан өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да тапшырылды. Чыгарылышлар һәм аларның әти-әниләре һәр балада шәхес һәм талант күргән, аларны иҗади үстергән укытучылар коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Рәсем сәнгате бүлеге осталары картиналары белән сокландырса, музыкантлар моң-җыр, биючеләр сәхнә осталыгы белән шаккатырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев