Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит –2012»

Хөрмәтле азнакайлылар, оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре! Матур традиция буенча Татарстан Республикасында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе старт алды. 2012 елда Азнакай муниципаль районында 640 яшь якташыбыз мәктәп бусагасын атлаячак. 1 сентябрь алар өчен яңа тормышка, белем иленә аяк басу чоры булачак. Булачак беренче сыйныф укучыларының 130ы социаль ярдәмгә мохтаҗ...

Хөрмәтле азнакайлылар, оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре!
Матур традиция буенча Татарстан Республикасында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе старт алды.
2012 елда Азнакай муниципаль районында 640 яшь якташыбыз мәктәп бусагасын атлаячак. 1 сентябрь алар өчен яңа тормышка, белем иленә аяк басу чоры булачак. Булачак беренче сыйныф укучыларының 130ы социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнә. Бу тулы булмаган, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикле һәм әти-әниләре инвалид булган балалар. 2-11 сыйныфта укучы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 260 балага да мәктәпкә җыенырга ярдәм итәргә кирәк.
15 августта шәһәр һәм район мәдәният йортында районның мохтаҗ балаларына мәктәпкә җыенырга ярдәм итү максатыннан, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе булачак.
Акциягә барыбыз да актив кушылыйк!
Мәктәпкә бару алар өчен күңелле вакыйга булсын. Сезнең игелекле гамәлегез гаиләләргә сөенеч алып килсен.
Акча күчерү өчен реквизитлар:
423330, Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Ленин урамы, 22
Расчет счеты №40703810423020000016
ОАО «Ак БАРС» Банк г.Казань
ИНН/КПП 1643011057/164301001
ОГРН 1091600002010
кор.счет 30101810000000000805
БИК 049205805
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит -2012»
Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Мәктәпкә ќыенырга ярдәм ит –2012»