Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәп – тәрбия учагы

Район педагогларының 28 августта узган быелгы август киңәшмәсе "Дәрестән соң мәктәп" темасына багышланды. Резеда Шәрипова Мәдәният йорты мәйданында һәм фоейда оештырылган фәнни-гамәли күргәзмәләр балаларга өстәмә белем бирү буенча районда җитди эшләр башкарылуы хакында сөйләде. Юкка гына бездә: "Йөз кат ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак", - димиләр бит. Күргәзмәдә педагогларның тырышлыгына...

Район педагогларының 28 августта узган быелгы август киңәшмәсе "Дәрестән соң мәктәп" темасына багышланды.
Резеда Шәрипова

Мәдәният йорты мәйданында һәм фоейда оештырылган фәнни-гамәли күргәзмәләр балаларга өстәмә белем бирү буенча районда җитди эшләр башкарылуы хакында сөйләде. Юкка гына бездә: "Йөз кат ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак", - димиләр бит. Күргәзмәдә педагогларның тырышлыгына һәм балаларның сәләтенә хәйран калырлык иде.
Киңәшмә узган уку елында төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән педагоглар парады белән башланды. Сәхнә түрендә аларның күплегенә карап, залдагы һәркем сокланып һәм горурланып утыргандыр. Мондый сафка бернинди реформалар һәм авырлыклар да куркыныч түгел!
Пленар өлештә мәгариф идарәсе начальнигы Г.Хәмидуллин узган уку елында ирешелгән уңышларны һәм педагоглар алдында торган бурычларны яктыртты.
Азнакай 2 нче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Г.Сәитова чит илдә стажировкада алган тәэсирләре, 14 нче "Чишмәкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Г.Абрамова шәхес тәрбияләү алымнары, район балалар Думасы спикеры Р.Гәрәев лидерларның эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
"Мәгариф" өстенлекле милли проектын, "Киләчәк" республика проектын тормышка ашыру барышында район мәгариф системасында уңай якка үзгәрешләр күзәтелә. Бу - мәктәпләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итүдә дә, укытучылар эшен яңача бәяләүдә дә, аларны кызыксындыру чараларында да, балаларга тәрбия һәм белем бирүнең сыйфатында да чагыла.
ТР мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек начальнигы Н.Соловьева азнакайлылар эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм алга таба тагын да зуррак үрләр яулауларын теләде.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы М.Шәйдуллин август киңәшмәсенә йомгак ясап, педагогларга тынгысыз хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. Мәгариф район һәм республика җитәкчелегенең һәрчак күз уңында. Өч авылда балалар бакчасы ачылу, шәһәребезнең көньяк-көнчыгыш микрорайонында балалар бакчасы һәм мәктәп комплексына нигез ташы салыну елның шатлыклы вакыйгалары булды. Яңа уку елын Балалар иҗат үзәге һәм 3 мәктәп капиталь ремонттан соң яңарып, матурланып каршы ала. Мәктәпләрнең матди-техник торышын яхшыртуга да зур игътибар бирелгән. Марсель Зөфәр улы мәктәп - укучыларда кешелекнең асыл сыйфатларын һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү учагы булырга тиеш дип ассызыклап үтте.
20 ел дәвамында район мәгариф идарәсен җитәкләгән, хәзер район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.Гыйләҗевны зал көчле алкышлар белән сәламләде. Дамир Рашат улы педагогларны яңа уку елы белән тәбрикләде һәм иң җылы теләкләрен юллады.
Соңыннан резолюция кабул ителде, мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәп – тәрбия учагы