Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миргалим Әхмәдиев исеме белән Азнакай шәһәренең урамы аталган

Мәлбагыш авылында туып-үскән Миргалим Әхмәдиев (сулда)чордашлары арасында иң активларның, әйдәманнарның берсе була. Холкындагы бу сыйфаты алдагы тормышында да чагылыш ала. 1928 елда ул хәрби хезмәткә чакырылып, Урта Азиядә басмачыларга каршы сугышта катнаша. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка алына. Башта Сталинградны азат итүдә, аннары Курск дугасы сугышларында катнаша. Якыннары...

Мәлбагыш авылында туып-үскән Миргалим Әхмәдиев (сулда)чордашлары арасында иң активларның, әйдәманнарның берсе була. Холкындагы бу сыйфаты алдагы тормышында да чагылыш ала.


1928 елда ул хәрби хезмәткә чакырылып, Урта Азиядә басмачыларга каршы сугышта катнаша. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка алына. Башта Сталинградны азат итүдә, аннары Курск дугасы сугышларында катнаша. Якыннары аның үлгәнлеге турында ике тапкыр хәбәр алалар. Әмма аңа яшәргә язган булып чыга, әнә шулай әҗәлне дә алдап, ул икенче төркем инвалид булып 1943 елда туган якка әйләнеп кайта.


Бераз тернәкләнүгә, аны Тымытык районы башкарма комитетына райплан рәисе итеп билгелиләр. Азнакай районына нигез салуда зур өлеш кертеп, яңа оештырылган районның башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли.


1960 елда партия кушуы буенча туган авылы Мәлбагышка Ленин исемендәге колхозга рәис булып кайта. Ул җитәкчелек иткән чорда хуҗалык шактый тернәкләнә, продукция җитештерүдә югары темп ала. Авыл үсә, яңара.


Оештыру осталыгына ия Миргалим Әхмәдиевкә 1965 елда районда янә бер башлангычка нигез салу - колхозара төзелеш оешмасын тернәкләндерү бурычы куела.


Кызыл Йолдыз, Октябрь Революциясе орденнарына, күпсанлы Мактау грамоталары, медальләргә ия була ул. Көчле рухлы, таләпчән, һәркем белән уртак тел таба белгән җитәкче буларак, әнә шулай районыбызда үз эзен калдырды. Шәһәребезнең ул яшәгән урамы хәзер аның исемен йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Миргалим Әхмәдиев исеме белән Азнакай шәһәренең урамы аталган