Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Минтимер Шәймиев ватандашларны ТАССРның 100 еллыгы белән тәбрикләде

27 майда республикабыз ТАССР оешуның 100 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге уңайдан Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев республика халкына котлавын юллады.

«Безнең Россия халкы ерак тарихта да, һәм бүген иң авыр сынауларны үз бердәмлеге белән генә җиңә. Безгә бу бердәмлекне сакларга кирәк. Өстәвенә, без РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертәчәкбез. Бу мөһим этап. Бу уңайдан Россия Президенты Владимир Путинның тырышлыгы илебезне тагын да көчлерәк итү өчен алга таба берләшүгә, үсешкә юнәлтелгән», — диде Минтимер Шәймиев видеюлламада.

Татарстанның беренче Президенты Россия Федерациясе җитәкчелегенә һәм халкына рәхмәт белдереп, берләшеп кенә бердәм максатларга ирешәчәгебезне һәм җиңәчәгебезне кат-кат ассызыклады.

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев