Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Милли көрәш

Шимбә көнне Калейкино авылында РФ һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре З.Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш буенча 7 нче яшүсмерләр турниры узды. Республикадагы иң эре хуҗалыкларның берсе булган Н.Токарликов исемендәге хуҗалыкның легендар директоры Зөфәр Газиз улының исеме күпләргә яхшы таныш. З.Шәйдуллин үз чорында авыл хуҗалыгы үсеше, Әлмәт җире терлекчелектә зур уңышлар...

Шимбә көнне Калейкино авылында РФ һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре З.Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш буенча 7 нче яшүсмерләр турниры узды.

Республикадагы иң эре хуҗалыкларның берсе булган Н.Токарликов исемендәге хуҗалыкның легендар директоры Зөфәр Газиз улының исеме күпләргә яхшы таныш. З.Шәйдуллин үз чорында авыл хуҗалыгы үсеше, Әлмәт җире терлекчелектә зур уңышлар белән горурлансын һәм бөртеклеләрдән югары уңыш алсын өчен зур эш башкара. Шул ук вакытта ул авыл яшьләре арасында физкультура һәм спортны үстерүгә җитди игътибар бирә.

Үзләренең танылган якташлары Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә әлмәтлеләр традицион спорт турниры уздырдылар. Ярышлар башланыр алдыннан спортчылар һәм кунаклар З. Шәйдуллинның мемориаль тактасына чәчәкләр куйдылар. Ярышларны ачуда танылган җитәкченең улы, безнең район башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Ярышларда балалар спорт мәктәбе тренерлары Р.Миннеханов, А.Миннегалиев, Ф.Гыймранов һәм Р.Гәрәевтә шөгыльләнүче яшүсмерләр катнашты.

Турнир Татарстан һәм Идел буе көрәшчеләре арасында елдан-ел популярлаша бара. Һәм менә бүген дә 22 командадан 178 яшь көрәшче көч сынашты. Безнекеләр лаеклы чыгыш ясап, Азнакай данын якладылар. А.Алтынбаев, А.Закиров, И.Нуртдинов үз үлчәм категорияләрендә команда ярышында 2 нче урынга чыгып, призлы урыннарга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев