Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Милекне ышанычлы саклау чарасы – аны иминиятләштерү

Сезгә тырышып тапкан милкегез кадерлеме? Әлбәттә! Аны югалтудан ышанычлы саклыйсыгыз киләме? Үзеңне һәм якыннарыңны көтелмәгән чыгымнардан иң яхшы саклау чарасы - иминиятләштерү килешүе төзү. Соңгы елларда күпләрнең тормыш хәле яхшырды, фатирлар һәм йортлар сатып алучылар күбәйде. Иминиятләштерү базары да үскәннән үсә. Милекне ирекле иминиятләштерү бик кирәкле хезмәткә әйләнде. Чыннан да,...

Сезгә тырышып тапкан милкегез кадерлеме? Әлбәттә! Аны югалтудан ышанычлы саклыйсыгыз киләме? Үзеңне һәм якыннарыңны көтелмәгән чыгымнардан иң яхшы саклау чарасы - иминиятләштерү килешүе төзү.

Соңгы елларда күпләрнең тормыш хәле яхшырды, фатирлар һәм йортлар сатып алучылар күбәйде. Иминиятләштерү базары да үскәннән үсә. Милекне ирекле иминиятләштерү бик кирәкле хезмәткә әйләнде.

Чыннан да, һәр кеше үз милкен, акчасын көтелмәгән хәлләрдән ничек итеп саклау турында кайгыра. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин: янгын да, урлау да, табигый бәла-каза да, теракт та һ.б. Милкен һәркем иминиятләштерә ала һәм бу полис сезне артык финанс чыгымнарыннан саклаячак.

Безнең "Чулпан" иминият компаниясенә гражданнар милекләрен иминиятләштерү буенча елдан-ел күбрәк мөрәҗәгать итәләр, чөнки халык моның файдасын аңлады.

Клиентларга без хезмәтнең киң төрен тәкъдим итәбез. Мәсәлән, корылмаларны (шәхси торак һәм дача йортлары, мунчалар, сарайлар һ.б) яңа программа буенча иминиятләштерү. Бу очракта күчемсез милекне уттан (шул исәптән яшен сугудан, көнкүрештә кулланыла торган газ шартлаудан); өченче затларның хокукка каршы гамәлләреннән; су, җылыту, газ, канализация системаларының аварияләреннән; күрше биналардан су үтүдән; табигый бәла-казалардан (су басу, давыл, көчле яңгыр, боз яву һ.б.) иминиятләштерергә мөмкин. Сез әлеге килешү буенча милкегезне корылманың нинди типта булуына бәйсез рәвештә иминиятләштерә аласыз. Без авылларда да, бистәләрдә дә, шәһәрдә дә корылмаларны иминиятләштерәбез. "Чулпан" компаниясендә сез үзегез теләгән әйберне иминиятләштерергә хокуклы.

Бездә корылмаларны гына түгел, фатирларны да иминиятләштерүнең берничә төре бар. Шуңа күрә сез күңелегезгә хуш килгәнен сайлап ала аласыз (мәсәлән, бары эчке отделканы гына яки көнкүреш җиһазларын һ.б.).

Милекне аерым очраклардан да, тулсынча да иминиятләштерергә мөмкин. Страховой взносның күләме иминиятләштерү төренә һәм милекнең саклану шартларына бәйле. Страховкалау суммасы ике якның килешүе нигезендә билгеләнә һәм милекнең базар бәясеннән артмый.

Страховой взносны клиент уңайлы график буенча бүлеп түли ала. Озак вакытлар чыгымнарсыз хезмәттәшлек иткәндә безнең компаниядә иминиятчеләргә өстәмә бонуслар бирелә.

Милек белән бергә өченче затлар алдында җаваплылыкны да иминиятләштерергә мөмкин. Мәсәлән, сезнең гаеп белән күршеләр милкенә зыян салынса (су бастырсагыз, янгын чыкса...) Күршеләр үз проблемалары белән торак-коммуналь хуҗалыгына түгел, сезгә мөрәҗәгать итәчәк. Әгәр дә гражданлык җаваплылыгын иминиятләштергән булсагыз, бу очракта сезнең проблемаларны "Чулпан" иминият компаниясе үз өстенә алачак. Әлеге иминиятләштерү төренең тарифы иминиятләштерү суммасының 0,54 проценты күләмендә. Күршеләр алдында 10000 сумлык җаваплылык сезгә 54 сумга, 20000 сумлык - 108 сумга төшәчәк.

Күчемсез милекне иминиятләштерү - төрле очраклардан сезнең акчагызны гарантияле саклау ул. Милкегез өчен тыныч буласыгыз килсә, безгә килегез! Без сезгә иң кулай иминиятләштерү төрен сайларга булышырбыз.

"Чулпан" иминият компаниясе Азнакай районы һәм шәһәре халкын түбән тарифлар белән һәм бик файдалы шартларда милекне һәм транспорт чараларын иминиятләштерү буенча килешүләр төзергә чакыра.

Безнең иминият төрләре турында күбрәк беләсегез, сорау бирәсегез һәм полисны тизрәк теркәүдә ярдәм аласыгыз килсә, 7-39-62, 7-41-17 телефоннары яки бушлай 8-800-200-10-65 линиясе буенча шалтырата аласыз.

А.Г.Хәйдәров, "Чулпан" иминият компаниясенең Азнакай филиалы директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев