Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мич ягу таләпләрен саклагыз

Кышкы салкыннар да килеп җитте. Мичләргә ешрак яга, җылыту җиһазларыннан да күбрәк файдалана башладык. Әмма янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый сакламаганда ут чыгасын көт тә тор. Узган атнада Карамалы Елга авылында яшәүченең шәхси мунчасында янгын чыгып, хуҗалыкка зур зыян салды. Сәбәбен мичне артык кызу ягу дип фаразлыйлар. Әйе, кыш көннәрендә мичләрне...

Кышкы салкыннар да килеп җитте. Мичләргә ешрак яга, җылыту җиһазларыннан да күбрәк файдалана башладык. Әмма янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый сакламаганда ут чыгасын көт тә тор. Узган атнада Карамалы Елга авылында яшәүченең шәхси мунчасында янгын чыгып, хуҗалыкка зур зыян салды. Сәбәбен мичне артык кызу ягу дип фаразлыйлар.

Әйе, кыш көннәрендә мичләрне ягу таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә янгыннар да күп чыга. Статистика мәгълүматлары буенча андый янгыннар нигездә өлкән яшьтәгеләр яшәгән йортларда булып тора. Хәтер начараю, күзләрнең дә ныклап күреп бетермәве нәтиҗәсе дә инде бу.

Салкын көннәрдә кагыйдә буларак мичләрне бик кызу ягалар. Җитмәсә, алар бинаның агач җиһазларына якын урнаштырыла. Мондый салкыннарда мичләрне 1,5 сәгать саен, аз-азлап ягарга тәкъдим ителә. Йокларга ятканчы 3 сәгать кала мичкә ягуны туктатырга кирәк. Мич тирәсендә кер киптерергә, тиз кабынып китүче сыеклыклар, материаллар саклау катгый тыела. Бу еш кына кешеләрнең ныклап пешүе, хәтта үлеменә дә китерә. Мич алдында янып китмәсен өчен 05,-07 метр үлчәмендә металл өслек куела. Мич һәм агач стена арасында буйдан-буйга тиешенчә ара калдырылырга тиеш. Беркайчан да мич авызыннан чыгып торган агачларны якмагыз . Мич ягылган бинаның ишеге ябык булырга тиеш. Ягу өчен тиз кабынып китүчән сыеклыклардан файдалану катгый тыела. Мичләрне төзү, ремонтлау эшен бары тик квалификацияле белгеч кенә башкарырга тиеш.

Җылыту сезонына кергәнче һәр мичне дивар, төтен торбаларын известь яки балчык катнашмасы белән буярга кирәк. Ак өслектә кара төтен чыккан ярыклар, чатнап киткән урыннар яхшы күренә.

Сүндерелмәгән көл, күмерләрне төзелешләр янына түгәргә ярамый. Мичләрдә төтенчыккычларга утырган корымны ике атнага бер тапкыр чистартып торырга кирәк. Кече яшьтәге балаларны өлкәннәрдән башка янып торган мичләр янында калдырмагыз. Үзегезнең, якыннарыгызның куркынычсызлыгы үз кулыгызда. Шуны онытмагыз!

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мич ягу таләпләрен саклагыз