Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Мәгариф” өстенлекле милли проектында районнан 6 укытучы катнаша

"Мәгариф" өстенлекле милли проектында катнашу өчен 1 апрельдә мәгълүмати-методик үзәктә конкурс нигезендә районыбызның иң яхшы укытучылары сайлап алынды. Соңгы өч елда укучылары укуда һәм фән буенча дәрестән тыш эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән, белем бирүдә заманча технологияләрне киң файдаланган, үз методик алымнары булган, даими рәвештә һөнәри осталыгын үстереп торган Азнакай 2...

"Мәгариф" өстенлекле милли проектында катнашу өчен 1 апрельдә мәгълүмати-методик үзәктә конкурс нигезендә районыбызның иң яхшы укытучылары сайлап алынды.

Соңгы өч елда укучылары укуда һәм фән буенча дәрестән тыш эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән, белем бирүдә заманча технологияләрне киң файдаланган, үз методик алымнары булган, даими рәвештә һөнәри осталыгын үстереп торган Азнакай 2 нче урта мәктәбеннән музыка укытучысы Айгөл Дишина, 3 нче урта мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Тинбакова һәм биология укытучысы Наилә Кашапова, 4 нче лицейдан физика укытучысы Гөлназ Харисова, 8 нче урта мәктәптән математика укытучысы Валентина Виноградова, Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әлфия Оджимамадова жюри тарафыннан иң яхшылар дип табылды, аларның эшләре республика турына тәкъдим ителде.

Конкурста җиңүчеләрне 200 мең сум күләмендә акчалата премия көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Мәгариф” өстенлекле милли проектында районнан 6 укытучы катнаша