Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк”сыз яши алмыйм

Узган атнада Азнакай почтамты Әбүнәче көне үткәрде. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Иртәдән үк газета-журналларга язылу өчен тезелгән чиратны күреп, сөенеп куясың. Димәк халкыбыз газета укырга ярата, аны бернинди интернет, телевизорга да алыштырмый. - Үземне белгәннән бирле район газетасын укыйм. Бер генә ел да алмый калганым юк. Ничек инде үзең яшәгән райондагы хәлләрне...

Узган атнада Азнакай почтамты Әбүнәче көне үткәрде.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Иртәдән үк газета-журналларга язылу өчен тезелгән чиратны күреп, сөенеп куясың. Димәк халкыбыз газета укырга ярата, аны бернинди интернет, телевизорга да алыштырмый.
- Үземне белгәннән бирле район газетасын укыйм. Бер генә ел да алмый калганым юк. Ничек инде үзең яшәгән райондагы хәлләрне белми яшәргә мөмкин? Ә "Маяк"та аларның барысы да энәсеннән- җебенә кадәр яктыртыла, - ди 85 яшен түгәрәкләп килүче Мисхәт Габдрәшитов.
- "Маяк"ны көтеп алам, аңа язылмасам, саңгырау кеше кебек. Берни ишетмим дә белмим дә, - дип сүзгә кушыла Планет Хәмидуллин.
Я, кем әйтә газетаны яңа мәгълүмат чаралары алыштыра дип. Әнә Кәлимуллиннар дистәгә якын гәзит-журналга язылдылар. Озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп чыккан Рәфкать ага актив хәбәрчебез буларак, бүгенге "Маяк"та авылга багышланган мәкаләләрне яратып укуын әйтеп узды.
40 ел почта хезмәткәре булып эшләгән Гамирә Хәмидуллина да үзенең һәм әбүнәчеләрнең фикерен җиткерергә ашыкты:
- "Маяк"ны бик яратып укыйлар. Күбрәк киңәшләр, аш-су, җиләк-җимеш җитешкән вакытларда аларны кышка хәзерләү рецептлары, сәламәтлек сәхифәләре бирсәгез иде.
- Үзем шофер булгач, шәһәр арасында да зур тизлек белән машинада чабучы яшьләрне күреп җан әрни. Юл йөрү кагыйдәләре, гомумән, тәрбия буенча мәкаләләр күбрәк язылса иде. Ә "Маяк"сыз мин кулсыз-аяксыз кебек, аннан башка яши алмыйм, - дип сүзгә кушылды Самим Исламов.
- "Маяк"ны иң беренче укыйм, бик яратам аны. Алга таба да гел шундый булсын, үзгәрмәсен! - ди Зиннур ага Ильясов.
- Әнием Рәбига өчен яздырам, - ди Зинфира ханым. Күзләре күрми башлагач та, "Маяк"тан аерыла алмый, көтеп ала, башыннан азагына кадәр аңа үзем укып чыгам.
Әбүнәчеләр хат ташучыларга рәхмәтләрен әйтергә дә онытмады. 1986 елдан бирле хат ташучы булып эшләүче Әлфия Зарипова, Айгөл Вәлиуллина, Зөлфия Мөхәммәтҗанова һәм башкаларның эшеннән канәгать булуларын, газета-журналларның үзвакытында килеп торуын әйттеләр. Менә шулай ил-көн яңалыкларын вакытында укучыга җиткерим дип җан атып йөргән хат ташучылар еш кына каршылыкларга да очрый.
- Яңа Юлда йорт-җирсез этләр йөри, котлар очып тора. Берәр чара күрсеннәр иде, - ди Айгөл.
... Әбүнәче көне әнә шулай үзара фикер алышу урынына әйләнде. Ә безне, маякчыларны, укучыларның ихлас рәхмәте, аларның киңәш-тәкъдимнәре сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Маяк”сыз яши алмыйм