Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Маяк" журналистлары Азнакайда музей ачачак

Татарстан Журналистлар берлеге республика журналистикасының тарихи музеен ачарга җыена. Бер уңайдан әйтик, безнең "Маяк" редакциясендә дә шундый музейга нигез салынып килә. Бу нәүбәттән инде эш күптән башланып, шактый гына кыйммәтле материаллар туплана. Кызганычка каршы, кайбер борынгырак, тарихи үзенчәлекле әйберләргә кытлык сизелә. Бәлки кемдә дә булса иске мукшер пульты, граммофон яки...

Татарстан Журналистлар берлеге республика журналистикасының тарихи музеен ачарга җыена.

Бер уңайдан әйтик, безнең "Маяк" редакциясендә дә шундый музейга нигез салынып килә.

Бу нәүбәттән инде эш күптән башланып, шактый гына кыйммәтле материаллар туплана. Кызганычка каршы, кайбер борынгырак, тарихи үзенчәлекле әйберләргә кытлык сизелә.

Бәлки кемдә дә булса иске мукшер пульты, граммофон яки башка төрле пластинка уйнаткыч, "КВН", "Рекорд" телевизорлары, "Радуга" кинопроекторы, "Алтай" радиотелефоны, 70-80 еллардагы телефон аппаратлары, "Моторола" пейджеры ВЛКСМ, СССР Журналистлар берлеге значоклары, алюмин электр чәйнеге, строкомер, микрокассеталы диктофон, микрофон, 70 нче еллар ахырларындагы видеокамера, иске язу машинкасы, каурый-ручкалар ... кебек, гомумән, матбугат эшчәнлеге белән бәйле әйберләр, район газетасында элеккеге елларда хезмәт куйган кешеләрнең истәлек язмалары бардыр?

Чормада, чоланда, келәттә бер кирәксезгә тузан эчендә ята торгандыр?

Хөрмәтле райондашлар, алар республика һәм үзебезнең 83 еллык тарихлы район газетасы музее өчен дә бик тә кыйммәтле булачак.

Әгәр шундый әйберләр табылып, аларны "Маяк" редакциясенә китерсәгез, я булмаса бу хакта хәбәр итсәгез (барып та алырбыз), без сезгә бик рәхмәтле булыр идек.

"Маяк" газетасы редакциясендәге телефон - 9-43-57.

Сездән хәбәрләр көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Маяк" журналистлары Азнакайда музей ачачак