Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Маяк" газетына килгән хатлардан. Безнең җитәкчебез – Менә дигән!

Азнакаебыз күзгә күренеп үсә, яңара, төзекләнә. Барысы да күз алдында: Җиңү паркы, фонтан, спорт комплекслары, музей, мәчет, чиркәүләр, сәнгать, сәүдә үзәкләре, йортлар... Хәтта санап та бетеререлек түгел. Ишек аллары, юллар төзекләнде, Кара Елга күзгә күренеп матурлана бара. Монда районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллинның зур өлеше бар. Менә җитәкче дисәң дә, җитәкче!...

Азнакаебыз күзгә күренеп үсә, яңара, төзекләнә. Барысы да күз алдында: Җиңү паркы, фонтан, спорт комплекслары, музей, мәчет, чиркәүләр, сәнгать, сәүдә үзәкләре, йортлар... Хәтта санап та бетеререлек түгел. Ишек аллары, юллар төзекләнде, Кара Елга күзгә күренеп матурлана бара. Монда районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллинның зур өлеше бар. Менә җитәкче дисәң дә, җитәкче! Менә дигән! Гади генә әйткәндә - чын Кеше, чын ир-ат, командир! Командиры нинди, командасы да шундый. Көчле рухлы, ярдәмчел, игелекле, халыкны аңлап, хөрмәт итеп, яратып эшлиләр. "Бергә-бергә бердәм булып эшлик!" - ди Марсель Зөфәр улы һәрвакытта да. Ул бар җиргә дә өлгерә. Бәйрәмнәр,спорт ярышлары, очрашулар. Ә инде аның кешеләргә, бигрәк тә өлкәннәр һәм балаларга булган карашын, ярдәмен бер китап итеп язсаң да язып бетереп булмастыр. Кем нинди генә мөрәҗәгать белән керсә дә, берсен дә кире бормый ул. Күптән түгел бик каты авырып китеп, шәхсән үземә күпме ярдәм кулы сузды. Район башлыгы, җитәкчебез бик тә, бик тә тырыша. Хәтта артыгы белән, дип әйтер идем. Кадерен белик аның.

Лариса ШӘЙХУЛЛИНА, Азнакай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: