Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Матбугат проблемасы Азнакай районы Әлкәй авылы өчен чишелде

Әлкәй авылында инде күптәннән почта бүлеге эшләми. Бу исә электр, газ хезмәтенә түләүдә кыенлыклар китереп чыгара, газета-журналларны, хатларны да вакытында ала алмыйбыз. Атнага бер килеп киткән кеше бөтен хезмәтне дә күрсәтеп тә өлгерә алмый, ул көнне өйдә булмасаң, түләүләрең дә сузыла. Ни өчен бездә бу хезмәтне бетерделәр, хәлебезгә керүче булыр...

Әлкәй авылында инде күптәннән почта бүлеге эшләми. Бу исә электр, газ хезмәтенә түләүдә кыенлыклар китереп чыгара, газета-журналларны, хатларны да вакытында ала алмыйбыз. Атнага бер килеп киткән кеше бөтен хезмәтне дә күрсәтеп тә өлгерә алмый, ул көнне өйдә булмасаң, түләүләрең дә сузыла. Ни өчен бездә бу хезмәтне бетерделәр, хәлебезгә керүче булыр микән?

Әлкәй халкы исемннән юлланган әлеге хатка җавапны Азнакай почтамты җитәкчесе Разида Җәләевага юлладык һәм ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде:

-Әйе, Әлкәй авылында почта бүлеге сентябрьдән бирле тиешле графикта эшләмәде, ягъни атнага бер генә көн эшләде. Сәбәбе - кадрлар булмау. Менә шушы көннәрдә, ниһаять, бүлеккә хезмәткәр кабул ителде. Ул шушы авылда яшәүче, хезмәтенә бик җаваплы карый. Инде шәт, хәзер эш җайга салыныр, әбүнәчеләребез вакытлы матбугатны да вакытында алырлар, башка төр хезмәтләр дә тиешенчә башкарылыр, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Матбугат проблемасы Азнакай районы Ђлкђй авылы љчен чишелде