Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Әлеге уңайдан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районыбыздагы барлык китапханәчеләргә, биредә эшләп чыккан хезмәт ветераннарына котлауларын җиткерде. - Китапханәләрдә акыл һәм каләм ияләренең күп гасырлар буена язылып килгән хезмәтләре тупланган. Ә китапханәчеләр элек-электән иҗтимагый, сәяси һәм мәдәни чараларны оештыру һәм үткәрүдә башлап йөрүчеләр, халыкта матур әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүчеләр булганнар....

Әлеге уңайдан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районыбыздагы барлык китапханәчеләргә, биредә эшләп чыккан хезмәт ветераннарына котлауларын җиткерде.


- Китапханәләрдә акыл һәм каләм ияләренең күп гасырлар буена язылып килгән хезмәтләре тупланган. Ә китапханәчеләр элек-электән иҗтимагый, сәяси һәм мәдәни чараларны оештыру һәм үткәрүдә башлап йөрүчеләр, халыкта матур әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүчеләр булганнар.

Бүген дә алар безне китап дөньясына алып керүчеләр, күңелләрдә иҗат дәрте уятучылар булып кала бирә. Бу бәйрәм - әлеге һөнәрнең мөһимлеген тану ул. Китапханәчеләрнең барчасына гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек, тормыш иминлеге, иҗади уңышлар телим, - диелә котлау юлламасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады