Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларның ялган аракы белән агулануына юл куймаска кушты

Район Советы бинасында сәүдә оешмалары җитәкчеләре, җирле үзидарә башлыклары катнашында алкоголь продукциясен сату кагыйдәләренең үтәлешенә багышланган киңәшмә булды. Аны Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева үз чыгышында алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә, спиртлы эчемлекләрнең балигъ булмаганнарга да сатылу очракларына...

Район Советы бинасында сәүдә оешмалары җитәкчеләре, җирле үзидарә башлыклары катнашында алкоголь продукциясен сату кагыйдәләренең үтәлешенә багышланган киңәшмә булды. Аны Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды.


ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева үз чыгышында алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә, спиртлы эчемлекләрнең балигъ булмаганнарга да сатылу очракларына басым ясады.

Ул соңгы вакытта Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы һәм коньякның киң таралуын билгеләп үтте. Мондый ялган спиртлы эчемлекләрнең арзан гына хактан идән астыннан сатылу очраклары күп. Ул эчемлекләрнең бәясе дә сатып алучыларны кызыктырырлык.

Аракы - 100 сум, ә коньяк - 200 сум тора. Ә Казахстанның үзеннән аны нибары 39 сумга алалар икән.

Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә бу эчемлекләрдә агу - ацетон булуы ачыкланган.

Алдарларны синең сәламәтлегең дә, тормышың да кызыксындырмый шул.

Аларга кесәләрен генә калынайтырга булсын. Статистика районда спиртлы эчемлекләр кулланучыларның узган ел белән чагыштырганда шактый кимүен күрсәтә. Бу, әлбәттә, яхшы күрсәткеч. Әмма, ул нәкъ менә итәк астыннан законсыз рәвештә сатылган аракы хисабына кимемәдеме икән, дигән шик туа.


Сәүдә нокталарында балигъ булмаганнарга да спиртлы эчемлекләр сату очраклары бар. Марсель Шәйдуллин моны җинаятькә тиңләде. Ул үз чыгышында сәүдә нокталарында, авылларда катгый контроль булырга, гаеплеләрнең закон нигезендә җавапка тартылырга тиешлеген ассызыклады.


- Һәрбер авыл башлыгы кайда нинди тәртипсезлек кылынуын яхшы белеп, тиешле чаралар күрергә тиеш. Үз кешеләребезнең агулануына юл куймыйк! - диде ул авыл башлыклары һәм башка җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин азнакайлыларның ялган аракы белән агулануына юл куймаска кушты