Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай журналистларын бүләкләде

8 сентябрь көнне Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин каләм әһелләре белән очрашып, «Татарстан» дәүләт теле һәм радиокомпаниясе, «Татарстан - Яңа гасыр», «РЕН ТВ» телекомпанияләре, «Ватаным Татарстан», «Известия Татарстана», «Татарстан яшьләре» газеталары, «Татнефть» ААҖнең матбугат үзәге, «Маяк» газетасы, Азнакай радио һәм телевидениесе журналистларының сорауларына җавап бирде, агымдагы елның 8 ае...

8 сентябрь көнне Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин каләм әһелләре белән очрашып, «Татарстан» дәүләт теле һәм радиокомпаниясе, «Татарстан - Яңа гасыр», «РЕН ТВ» телекомпанияләре, «Ватаным Татарстан», «Известия Татарстана», «Татарстан яшьләре» газеталары, «Татнефть» ААҖнең матбугат үзәге, «Маяк» газетасы, Азнакай радио һәм телевидениесе журналистларының сорауларына җавап бирде, агымдагы елның 8 ае буенча районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен җиткерде, төп проблемаларга карата фикерен белдерде.


- Азнакай елдан-ел үсә, төзекләндерелә, матурлана: яңа социаль объектлар калка, юллар төзелә. Боларның барысы да райондашларыбызның тормыш сыйфатын, яшәү шартларын яхшырту максатыннан башкарыла. Нинди генә өлкәне алсаң да: авыл хуҗалыгы, мәдәният, икътисад, төзелеш, спортмы - барысында да үсеш күзәтелә. Үсеш булгач, нәтиҗәсе дә бар. Әлбәттә әлеге эшләрнең берсен дә нефтьчеләребез ярдәменнән башка күз алдына да китереп булмый.


Хак бәяне халык бирә, шуңа күрә без алга тагын да зуррак планнар куеп, аңа омтылырга, бердәм эшләргә тиеш. Сез, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, бер генә вакыйганы да күз уңыннан ычкындырмыйсыз, матбугат чаралары аша объектив яктыртып киләсез. Азнакай җитәкчелеге район һәм республиканың һәр вакытлы басмасы, телерадиокомпаниясе белән тыгыз элемтәдә тора, киләчәктә дә үзара хезмәттәшлек дәвам итәр, дигән өметтә калабыз, ­ - диде ул очрашуда.


Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, матбугат конференциясе үзенчәлекле төстә башланып китте. Марсель Шәйдуллин очрашуда «Маяк» газетасы хезмәткәренең - бүген дөньяга игезәкләре дә аваз салып, инде өч бала анасы булган Гүзәл Тимбакова гаиләсенә бүләкләр тапшырды, шулай ук икенче сабыен көтүче бүлек мөхәррире Айгөл Шәрипованы Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Республика корреспонденты Фоат Гайсин исә 60 еллык юбилее уңаеннан күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларында Азнакай районы тормышын яктырткан өчен Мактау грамотасына, истәлекле бүләккә лаек булды.


- Азнакай халкының, җитәкчелегенең хезмәте республика күләмендә югары бәяләнә, шуңа күрә районда ирешелгән уңышлар турында язу, сөйләү күңелле һәм рәхәт, - диде җавап сүзендә Фоат Гайсин.

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай журналистларын бүләкләде