Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай телерадиокомпаниясен юбилее белән котлады

Хөрмәтле Азнакай телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре! Сезне Бөтендөнья телевидение көне һәм Азнакай телерадиокомпаниясенә 25 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйм! Бүгенге "АРТ" телекомпаниясе ул - бердәм, бер йодрыкка тупланган иҗади ялкынлы, яңа биеклекләргә, яңа уңышларга омтылып эшләүче коллектив. Инде шактый еллар дәвамында биредә үз эшенең чын остасы булган профессионаллар эшли. Һәрчак тормыш үзәгендә...

Хөрмәтле Азнакай телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре!

Сезне Бөтендөнья телевидение көне һәм Азнакай телерадиокомпаниясенә 25 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйм!

Бүгенге "АРТ" телекомпаниясе ул - бердәм, бер йодрыкка тупланган иҗади ялкынлы, яңа биеклекләргә, яңа уңышларга омтылып эшләүче коллектив. Инде шактый еллар дәвамында биредә үз эшенең чын остасы булган профессионаллар эшли.

Һәрчак тормыш үзәгендә кайнау, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булу шактый үҗәтлек, иҗади тынгысызлык сорый. Гадәти көннәрдә дә, бәйрәм чорларында да сез һәрчак эштә. Сезгә бик җаваплы вазифа - меңнәрчә тамашачыларга көнүзәк мәгълүматны, вакыйгаларны, һәркемгә кагылышлы мөһим яңалыкларны җиткерү йөкләнгән. Без һәркөнне экраннарда күргән сюжетлар - ул бер фикердә булган коллективның - журналистларның, режиссерларның, операторларның, монтаж ясаучыларның, гомумән, кадрда һәм кадр артында калган һәр хезмәткәрнең уртак тырышлык җимеше. Сезнең материалларны оператив төстә, иҗади якын килеп, һәр кадр, эфирда яңгыраган һәр сүз өчен зур җаваплылык тоеп эшләвегез сокландыра.

Киләчәктә дә әнә шулай югары профессиональ стандартларны тотып, яңадан-яңа уңышларыгыз белән сөендерерсез, дип ышанабыз. Тапшыруларыгызны тагын да кызыклы, тормышчан итүдә иҗади дәрт, күтәренкелек телим!

Хөрмәтле телевидение хезмәткәрләре! Иҗатыгызда яңадан-яңа идеяләр, яңа үрләр, аларны тормышка ашыруда ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет-шатлыклар телим!

Марсель Шәйдуллин,

Азнакай муниципаль

район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай телерадиокомпаниясен юбилее белән котлады