Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель ШӘЙДУЛЛИН Азнакай халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады

Кадерле ветераннарыбыз! Хөрмәтле азнакайлылар һәм шәһәребез кунаклары! Сезнең барчагызны чын күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм!

Илебез халкының Бөек Ватан сугышында Җиңү яулавына быел 73 ел. Еллар ничек кенә тиз узмасын, Җиңү бәйрәме елаткан да, җырлаткан да бәйрәм булып күңелләребездә мәңге яшәр.

Без бүген яу кырында һәлак булган, үз-үзләрен аямый көрәшеп шәһит киткән райондашларыбызны олы хөрмәт белән искә алабыз, рухлары алдында баш иябез. Яу кырында хәбәрсез югалган якташларыбызны барлау, эзләнүләр дәвам итә. Аларның аяусыз батырлыгы, фида- карьлеге гасырлардан-гасырларга хәтер төпкелендә яңарып, тарих битләре аша буыннардан-буыннарга сакланыр.

 Сугыш чоры буыны алдында без зур бурычлы. Кызганычка каршы, ветераннарыбызның сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Бүгенге көндә нибары 41 е генә исән-сау. Аларга наз-хөрмәтебезне мөмкин кадәр күбрәк бирергә тырышыйк, исән чакта кадерләрен белик!

Ир-егетләр фронтта чакта тормышның бар авырлыгын үз җилкәләренә алып тылда фидакарь хезмәт куйган апаларыбызга тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аларның да исемнәрен мәңгеләштереп, райондашларыбызга багышланган ике томлык китап дөнья күрде.

Илгә Җиңү яулаган хөрмәтле ветераннарыбыз, тылда армый-талмый хезмәт куйган апаларыбыз, тормышның бар михнәтен татыган сугыш чоры балалары, барча азнакайлылар!

Җиңү бәйрәме белән тәбрик итеп, сезгә исәнлексаулык, гаилә бәхете, бары тик шатлык-куанычлар гына кичереп яшәвегезне телим! Күгебез аяз, ил-көннәребез имин, бәрәкәтле булсын! Бәйрәм белән!

Марсель ШӘЙДУЛЛИН,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев