Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Яңа ел белән котлады

Хөрмәтле азнакайлылар, районыбыз кунаклары! 2014 ел төгәлләнү алдында тора. Бу көннәрдә без узганнарга йомгак ясыйбыз, ел дәвамында кылынган изге гамәлләребезне барлыйбыз. Ә ел дәвамында башкарылган эшләребез шактый булды: район тормышының барлык өлкәләрендә дә югары уңышларга ирешелде. Шуның нәтиҗәсендә Азнакай районы республика лидерлары рәтенә керде. Без Татарстанда уздырыла торган барлык мөһим...

Хөрмәтле азнакайлылар, районыбыз кунаклары!
2014 ел төгәлләнү алдында тора. Бу көннәрдә без узганнарга йомгак ясыйбыз, ел дәвамында кылынган изге гамәлләребезне барлыйбыз. Ә ел дәвамында башкарылган эшләребез шактый булды: район тормышының барлык өлкәләрендә дә югары уңышларга ирешелде. Шуның нәтиҗәсендә Азнакай районы республика лидерлары рәтенә керде.
Без Татарстанда уздырыла торган барлык мөһим программаларда да актив катнашабыз һәм аларны тормышка ашырабыз. Нефтьчеләр ярдәме белән Азнакай зур инфраструктуралы шәһәргә әверелде. Торак йортлар, юллар, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелде, ишек алды биләмәләре төзекләндерелде, яңа парклар, спорт мәйданчыклары ачылды. Узып баручы елда гына да "Тәмле", "Агат" сәүдә челтәрләре,"Шифа" сәүдә комплексы, "Пьер-Альбер" тәм-том фабрикасы, заманча кинотеатры булган "Восток" сәүдә-күңел ачу комплексы, сәнәгать мәйданчыклары төзелде.
Авыл хуҗалыгы бездә һәрвакыт алгарышлы юнәлеш саналды һәм шулай булып кала да. Бөртеклеләрдән иң югары уңыш җыеп алу буенча икенче ел рәттән инде безнең район республикада беренче урында тора. Терлекчелекне үстерүдә дә алга китеш зур. Авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрүгә һәм эшмәкәрлекне үстерүгә дә зур игътибар бирәбез.
Соңгы елларда балалар туу санының тотрыклы үсеше күзәтелә. Шәһәрдә алар өчен яңа бакчалар, мәктәпләр төзелә. Татарстан Президенты катнашында тантаналы шартларда быел 350 урынлы мәктәп ачтык.
Мәдәният өлкәсенә килгәндә, безнең талантларыбыз республика, ил, халыкара чараларда актив катнашалар һәм район данын яклыйлар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау буенча да күп эшләр башкарылды: яңа һәйкәлләр төзелде, булганнары ремонтланды, махсус китап һәм альбомнар чыгарылды. Алдагы язда "Җиңү" паркын, капиталь ремонттан соң "Җиңү мемориалы"н ачарга җыенабыз. "Кара" елгачыгының парк тирәсендәге өлеше ярларын төзекләндердек. Хәзер ул азнакайлыларның һәм шәһәр кунакларының яратып ял итү урынына әйләнде. Аннан ерак түгел генә универсаль спорт комплексы булачак.
Яңа микрорайонда чираттагы мәчет сафка басты, храм төзелеше бара. Ике дини объектның рәттән булуы бездәге күпмилләтле халыкның диннәргә хөрмәт белән каравы, дуслык билгесе булып тора.
Бүген район һәм шәһәребез ирешкән уңышлар белән лаеклы төстә горурланабыз. Әмма әлеге җиңүләрнең нигезен ветераннарыбыз, өлкән буын вәкилләре салуын онытырга ярамый. Моның өчен без аларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
Яңа ел - яңа шатлыклар, өметләр елы. Һәр гаиләдә, һәр йортта бер-беребезгә хөрмәт, мәхәббәт хакимлек итсен, иң ихлас теләкләребез тормышка ашсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Яңа ел мөбарәк булсын!
Марсель ШӘЙДУЛЛИН,
Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Яңа ел белән котлады