Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады

Хөрмәтле ветераннарыбыз, өлкәннәребез, барлык азнакайлылар! Гасырлар буе язылган дәүләтебез тарихында бик күп җиңүләр һәм гаять зур ачышлар бар. Иртәгә аларның илебез тарихында зур әһәмияткә ия булганын - Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу тантанасын билгеләп үтәбез. Күз яшьләренә уралган сөенечле дә, сагышлы да булган бәйрәм уңаеннан сезнең барчагызны да...

Хөрмәтле ветераннарыбыз, өлкәннәребез, барлык азнакайлылар!
Гасырлар буе язылган дәүләтебез тарихында бик күп җиңүләр һәм гаять зур ачышлар бар. Иртәгә аларның илебез тарихында зур әһәмияткә ия булганын - Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу тантанасын билгеләп үтәбез. Күз яшьләренә уралган сөенечле дә, сагышлы да булган бәйрәм уңаеннан сезнең барчагызны да ихластан котлыйм!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары!
Язмыш Сезгә нинди генә сынаулар бирсә дә, намуслы, гадел һәм көчле рухлы булып калгансыз, сынмагансыз, сыгылмагансыз. Бүген аяз күктә кояш балкый, газиз балаларыбызның йөзләрендә шатлык уйный, киләчәгебез өметле һәм ышанычлы икән - болар барсы да, хөрмәтле ветераннарыбыз, Сезнең каһарманлыгыгыз, Сез китергән Җиңү байлыгы! Без, яшь буын, Сезнең алдыгызда мәңге рәхмәтле, мәңге бурычлыбыз.
Хөрмәтле сугыш ветераннарының тол хатыннары һәм тыл хезмәткәрләре!
Дәһшәтле сугыш елларында сез көн-төн белән хисаплашмыйча, барлык тормыш йөген, авыр хезмәтне үз җилкәләрегездә тарткансыз, фронттагыларга ышанычлы тыл оештырып, аларны кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торгансыз, рух, дәрт өстәгәнсез, язмыш нинди генә сынаулар бирсә дә, якты киләчәккә өметегезне югалтмыйча, Бөек Җиңүне якынайтуга үзегезнең зур өлешегезне керткәнсез. Сезгә нинди генә рәхмәт сүзләрен җиткерсәк тә аз булыр кебек.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы чоры балалары!
Сугыш афәте сезнең бәхетле балачакны урлаган, язмышларыгызны төбе-тамыры белән үзгәрткән. Сезгә бик иртә олыгаерга туры килгән: ачлык-ялангачлык, җимерелүләр, кан коелулар - барысы да риясыз сабый кичергән куркыныч вакыйгалар. Әмма бу сынаулар Сезнең рухыгызны сындырмаган, киресенчә, батырларча, өлкәннәр белән беррәттән күпкырлы тырыш хезмәт куйгансыз. Барсы өчен дә сезгә рәхмәтлебез.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, имин, мул тормыш телим! Якыннарыгызның хөрмәтенә, ягымлы карашына, күңел җылысына төренеп, куанычлы озын гомер кичерергә насыйп булсын!
Ихтирам белән,
Азнакай муниципаль район башлыгы
Марсель Шәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады