Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин бертавыштан Район башлыгы итеп Сайланды

19 октябрь көнне Азнакай шәһәр Советы һәм Азнакай муниципаль районы Советы утырышлары узды. Аларда Азнакай муниципаль районы муниципаль берәмлекләре вәкаләтле органнарына депутатларны өстәмә сайлаулар йомгаклары турында мәгълүмат җиткерелде, иң мөһиме - депутатлар корпусы Азнакай муниципаль районы башлыгын сайлады. Азнакай шәһәр Советы утырышында ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гадел Вафин,...

19 октябрь көнне Азнакай шәһәр Советы һәм Азнакай муниципаль районы Советы утырышлары узды. Аларда Азнакай муниципаль районы муниципаль берәмлекләре вәкаләтле органнарына депутатларны өстәмә сайлаулар йомгаклары турында мәгълүмат җиткерелде, иң мөһиме - депутатлар корпусы Азнакай муниципаль районы башлыгын сайлады.

Азнакай шәһәр Советы утырышында ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гадел Вафин, ТР Президенты аппараты баш киңәшчесе Айрат Латыйпов, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть"идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов катнашты. Азнакай муниципаль районының Азнакай шәһәр Советына өстәмә сайлаулар йомгаклары турындагы мәгълүмат белән шәһәр сайлау комиссиясе рәисе Роберт Хөснетдинов чыкты. 14 октябрь көнне өстәмә сайлауларда депутатлыкка узган Марсель Шәйдуллин, Альмир Латипов һәм Илфат Фәрхуллинга депутат кенәгәсе һәм махсус күкрәк билгесе тапшырылды. Утырышта көн тәртибендәге төп мәсьәлә - Азнакай шәһәр башлыгын сайлау буенча ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Гадел Вафин сүз алып, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча әлеге вазифага Марсель Шәйдуллин кандидатурасы белән чыкты. «Муниципаль районда алга куелган барлык проектлар да уңышлы тормышка ашырыла. Марсель Зөфәровичның халык белән ачык диалогта булуы, районда, шәһәрдә барлык тармакларда да үсеш динамикасы күзәтелүе, сайлауларда югары процент белән җиңү яулавы - болар барысы да аның киләчәктә дә әлеге югары һәм үтә җаваплы постта нәтиҗәле эшчәнлек алып барачагына ныклы нигез булып тора», - диде ул һәм әйткәннәрен җөпләп төпле дәлилләр китерде. Марсель Шәйдуллин кандидатурасын хуплап, шәһәр Советы депутаты, «Азнакай Нефтемаш заводы» ААҖ директоры Марат Гайсин да чыгыш ясады. Депутатларның яшерен тавыш бирүләре нәтиҗәсендә Марсель Шәйдуллин Азнакай муниципаль районы "Азнакай шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы итеп сайланды. Марсель Зөфәрович депутатлар алдында ант бирде һәм күрсәткән ышанычлары өчен Азнакай халкына, депутатларга, Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде. Утырышта "Азнакай муниципаль районының 2012 елга һәм 2013-2014 еллардагы планлы чорга бюджеты турында" (2012 елның 24 гыйнварында чыккан 56-16 нчы, 2012 елның 15 мартында чыккан 66-17 нче, 2012 елның 28 маенда чыккан 70-19нчы, 2012 елның 7 сентябрендә чыккан 78-21нче карарлары редакциясендә) Азнакай район Советының 2011 елның 20 декабрендәге 50-15 нче карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә дә каралып, аның буенча финанс-бюджет палатасы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Людмила Гурьянова чыгыш ясады.

Ә инде төштән соң ТР Азнакай муниципаль район Советының XXV утырышы уздырылды.
Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Президент аппараты җитәкчесе урынбасары - биләмәләр белән эшләү буенча идарә җитәкчесе Илнур Гарипов, сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гадел Вафин, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары Василий Логинов, "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов, Президент аппараты, Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, районның көч структуралары, муниципаль район Советы һәм башкарма комитет аппараты җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары, гамәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Билгеле булганча, 2011 елның декабрендә район башлыгы үз вәкаләтләрен тапшырды. Аның вазифаларын вакытлыча башкару элек Ютазы районы башлыгы булып эшләгән, Азнакай муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән Марсель Шәйдуллинга йөкләнде.
Азнакай муниципаль районы муниципаль берәмлекләре вәкаләтле органнарына депутатларны өстәмә сайлау йомгаклары турында биләмә сайлау комиссиясе рәисе Лилия Әхмәдишина чыгыш ясады.
Җыелышны алып баручы Наҗәт Нәгыймов яңа сайланган депутатлар катнашында Совет утырышлары узуы, аларда сайланган җирлек башлыклары исемен атады. Менә алар: Азнакай шәһәре башлыгы Марсель Шәйдуллин, Мәсгут авыл җирлегендә Ришат Әскәров, Микулинода Наталья Самусенко, Үчәлле авыл җирлеге үзенең вәкиле итеп Рафис Хәсәновны тәкъдим итте. Район Уставы нигезендә, алар барысы да Азнакай муниципаль район Советы депутаты булып тора. Яңа сайланучыларга депутат таныклыклары һәм күкрәк билгеләре тапшырылды.
Утырышның төп көн тәртибе - Азнакай муниципаль районы башлыгын сайлау булды.
Киңәшмә, шәһәр Советы депутаты булып сайлануы сәбәпле, Марсель Шәйдуллинның Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат итүләрен сорап язган гаризасын канәгатьләндерде.
Азнакай муниципаль районы Уставы нигезендә Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифасына кандидат район Советы депутатлары арасыннан Советның эш срогына сайлана, район Советы депутатлары, шул исәптән җирлекләрнең вәкаләтле органнары, район халкы, җәмәгатьчелек берләшмәләре, ТР Президенты тарафыннан тәкъдим ителә.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән район башлыгы вазифасына кандидат итеп Премьер-министр Илдар Халиков депутат Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин кандидатурасын тәкъдим итте.
-Узган сайлауларда 13 округның 12 сендә "Бердәм Россия" партиясе вәкилләренең җиңеп чыгуы Марсель Зөфәр улының районда көчле, бердәм һәм алда торган бурычларны җиңеп чыгарга сәләтле команда туплавы, сайлаучыларының 90 проценты аның кандидатурасын яклап тавыш бирүе район башлыгына кандидатның халык арасындагы абруе турында сөйли, - диде Илдар Шәүкәт улы. - Район башкарма комитеты җитәкчесе булып ун ай эшләү дәверендә ул үзен оста һәм таләпчән, шул ук вакытта халык белән эшли белүче кешелекле җитәкче итеп күрсәтте. 2012 елда районда күп кенә социаль һәм торак объектлары сафка бастырылды, федераль һәм республика программалары тормышка ашырылды.
Премьер-министр районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларын да югары бәяләде, азнакайлыларга алга таба да уңышлар теләде.
Муниципаль район башлыгы вазифасына кандидат Марсель Шәйдуллинны яклап Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Галиева, Чубар Абдул авыл җирлегеннән депутат Габделәхәт Рәфыйков та чыгыш ясады.
Сүз депутат М.Шәйдуллинга бирелде. Ул ун ай буе кулга-кул тотынып эшләгән депутатлар корпусына, җитәкчеләргә, шәһәр һәм район халкына рәхмәтле булуын белдерде. Район башлыгы итеп сайланган очракта, бөтен сәләтен һәм көчен төбәкне үстерүгә, аның кешеләренең тормыш хәлен яхшыртуга, мәнфәгатьләрен яклауга, халык ышанычын аклауга куячагын белдерде.
Депутатлар тарафыннан Марсель Шәйдуллиннга 100% тавыш бирелде, ягъни ул Азнакай муниципаль районы башлыгы итеп бертавыштан сайланды.
Җавап чыгышында яңа сайланганрайон башлыгы үзенә күрсәтелгән зур ышаныч өчен ТР Президентына, Премьер-министрга, район халкына, депутатларга зур рәхмәтен белдерде һәм ант кабул итте.
Соңгы көн тәртибе - Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс шартлары турында, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шђйдуллин бертавыштан Район башлыгы итеп Сайланды