Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Марс” хуҗалыгында чәчүне дә беренче бетерделәр, сөтне дә күп савалар

- Бүгенгесе көнне чәчүлекләрне тәрбиялибез, чүп үләннәренә каршы көрәшәбез, - хуҗалыкның баш агрономы Ирек Абдуллин. - Башка еллардан аермалы буларак, симәнәләрне амбарда колибрлап, биологик препаратлар белән эшкәртеп, күпчелек культураларны ашлама белән чәчәргә тырыштык. Көзге бодай, арышны гербицидлар белән эшкәртеп, тукландырдык. Алар бик яхшы торышта. Киләчәктә мул уңыш алырбыз, дигән тулы...

- Бүгенгесе көнне чәчүлекләрне тәрбиялибез, чүп үләннәренә каршы көрәшәбез, - хуҗалыкның баш агрономы Ирек Абдуллин. - Башка еллардан аермалы буларак, симәнәләрне амбарда колибрлап, биологик препаратлар белән эшкәртеп, күпчелек культураларны ашлама белән чәчәргә тырыштык. Көзге бодай, арышны гербицидлар белән эшкәртеп, тукландырдык. Алар бик яхшы торышта. Киләчәктә мул уңыш алырбыз, дигән тулы ышанычыбыз бар. Игенчеләребез Радик Шәймиев, Фаварис Сабиров, Илшат Хөсәенов , Руслан Әнвәров үз эшләренең чын осталары. Булсын дип, тырышып эшлиләр.

"Марс" хуҗалыгында терлекчелек өлкәсендә дә эш яхшы оештырылган.

- Тормышыбыз нигездә сөт белән бара, - ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов. - Бүген көненә 8, 7 тонна сөт савабыз. Бу бер сыерга 17,3 кг дигән сүз. Хәзер сөт чоры, уңай шартларны мөмкин булганча күбрәк файдаланып калырга тырышабыз. Кичә авылда гөрләтеп сыер савучылар ярышы уздырдык. Соңыннан түгәрәк табын артында матур бәйрәмгә әйләнде ул. Авылыбызда әниләреннән күреп, яшь кадрлар үсә. Менә Ләйлә Зәйдуллина ничәнче ел инде район ярышларында беренчелекне алып килә. Роза Филиппова, Лилия Зәйдуллина кебек алдынгы сыер савучыларыбызны белмәгән кеше юк.

Бу көннәрдә "Марс" хуҗалыгы басуларына район агитбригадасы артистлары килеп, хезмәткәрләргә матур концерт бүләк итте. Ветераннар советыннан хуҗалыкка беркетелгән аксакал авыл хуҗалыгы ветераны, халык контроле вәкиле Рудис Сәлахов алдынгыларга сертификатлар тапшырды.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Марс” хуҗалыгында чәчүне дә беренче бетерделәр, сөтне дә күп савалар