Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Максатчан юллама буенча медицина вузларында Азнакайдан 24 студент укый

Узган шимбәдә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Алар аны нинди хезмәт уңышлары белән каршы алган, хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар - Азнакай район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин белән әңгәмәбез әнә шул хакта. - Медицина өлкәсендә иң куанычлы вакыйга дип кайсысын атар идегез? - Әлбәттә, демографик хәлнең уңай...

Узган шимбәдә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Алар аны нинди хезмәт уңышлары белән каршы алган, хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар - Азнакай район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин белән әңгәмәбез әнә шул хакта.

- Медицина өлкәсендә иң куанычлы вакыйга дип кайсысын атар идегез?

- Әлбәттә, демографик хәлнең уңай якка үзгәрүен. Соңгы 19 елга беренче тапкыр халыкның табигый артуы күзәтелде, 7 ел эчендә бала тапканда бер генә ана да вафат булмады, балалар учреждениеләрендә кискен эчәк инфекцияләре баш калкытмады. Сифилис, ВИЧ-инфекция кебек чирләрнең кимүгә таба баруы да куандыра.

- Матди-техник базаны ныгытуга нинди игътибар бирелә?

- Без ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Татнефть» ААҖ, район җитәкчелеге ярдәмен тоеп яшибез. Узган ел Митрәй һәм Банки Сукаеш авылларында модульле ФАП, Благодатное авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Республика һәм район бюджеты хисабыннан авылларда барлыгы 1904 мең сумга 13 ФАП бинасы ремонтланды. Шулай ук Тымытык һәм Вахитов авылларындагы амбулаторияләрне капиталь ремонтлауны, биредәге медицина техникасы һәм диагностика аппаратларының 60 процентка яңартылуын да билгеләп үтәсе килә. Бүгенге көндә Түбән Якый авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеп бетеп килә, чиратта - Чубар Абдул авылы. Узган ел гына да 5000,282 мең сумлык медицина техникасы сатып алынды, «Татнефть» ААҖ 4,5 млн. сумлык УЗИ аппараты бүләк итте. Ашыгыч ярдәм станциясендә санитар автотранспорт 50 процентка яңартылды.

- Районда медицина белгечләренә кытлык ни дәрәҗәдә?

- Бүгенге көндә сәламәтлек сагында 661 медицина хезмәткәре көч куя. Шуларның 121 е - табиб, 540 ы - урта звено. Соңгы ике елда районга 9 табиб, шул исәптән 6 яшь белгеч кайтты. Кызганычка каршы, табиблар белән тәэмин ителеш 60 процент кына. «Сәламәтлек» милли өстенлекле проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә беренчел звено медицина персоналының хезмәт хаклары артты һәм районда авыр комплектлаштырыла торган штатлар тулысынча диярлек белгечләр белән тәэмин ителде, аларга чиратлар кимеде. Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен ел саен медицина югары уку йортларына 1-2 кеше җибәрелә. Максатчан юллама буенча районыбыздан медицина вузларында 24 студент укый. Башка төбәкләрдән табибларны тарту өчен дәүләт торак фонды белән район үзәк сырхауханәсе арасында белгечләргә фатирлар бирү буенча килешү төзелде.

Авырлыкларга карамастан, безнең хезмәткәрләр үз эшләрен намус белән башкарырга тырышалар. Аларның хезмәте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, район җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнә. Безнең бурыч - алга таба да халык сәламәтлеген кайгырту, проблемаларны хәл итү юлларын эзләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Максатчан юллама буенча медицина вузларында Азнакайдан 24 студент укый