Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лотореяга – “Лада Гранта” автомобиле

Үзенең колачлы эшләре, ышанычлы партнер булуы белән Азнакайда гына түгел, якын-тирә төбәкләрдә дә дан тоткан, "АВТОВАЗ" компаниясенең рәсми дилеры "Лидер-Авто" ҖЧҖ елына Идел автомобиль заводында эшләнгән төрле маркадагы меңнән артык җиңел машина сата һәм елның-елында үзенең сатып алучылары арасында төрле кыйммәтле бүләкләр уйната. Призларның иң саллысы - автомобиль була. Бер...

Үзенең колачлы эшләре, ышанычлы партнер булуы белән Азнакайда гына түгел, якын-тирә төбәкләрдә дә дан тоткан, "АВТОВАЗ" компаниясенең рәсми дилеры "Лидер-Авто" ҖЧҖ елына Идел автомобиль заводында эшләнгән төрле маркадагы меңнән артык җиңел машина сата һәм елның-елында үзенең сатып алучылары арасында төрле кыйммәтле бүләкләр уйната. Призларның иң саллысы - автомобиль була.

Бер ел эчендә "Лада" логотибы белән чыгарылган машина сатып алучылар өчен бәйрәмнең быелгысы узган шимбә - 2 март көнне, шәһәрнең Татарстан мәйданында "Лидер-Авто" җәмгыяте оешуның 10 еллыгы уңаеннан уздырылды. Үзенә берюлы бу кадәр күп кеше җыелуын үзәк мәйдан күптән хәтерләмидер дә инде, мөгаен.

Теркәлү узганнар арасында лоторея уйнату нәкъ көн уртасына билгеләнгән иде. Бәхет кемгә елмаер?

... Бәйрәмгә әверелгән җырлы-биюле чарага җыелган шәһәр халкын һәм килгән кунакларны Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм, билгеле инде, тантананы оештыручы - "Лидер-Авто" ҖЧҖнең генераль директоры Миргазиян Динмөхәммәтов тәбрикләде, уеннарда уңышлар теләде.

Ниһаять, көтеп алынган минутлар да җитте. Дәртле музыка авазы астында япма ачылды һәм тамашачы хозурына үзенең бөтен матурлыгы белән автомат бүлү тартмалы "LADA Granta" килеп басты. Җыелган халыкка аны сату бүлегенең өлкән менеджеры Гөлнара Рузиева тәкъдир итте. Аннары әлеге автомобильнең техник үзенчәлекләрен белүчеләр арасында конкурс, башка төр уен-ярышлар үткәрелде. Җиңүчеләраргә бирелгән призлар арасында автомобиль компрессоры, "Лада"ның бренд бүләкләре, автомобиль тышлыгы, термос, сөлге, ветровка һәм башка бик күп истәлекле әйберләр бар иде.

...Менә бәйрәмнең кульминация ноктасы - призлар уйнату башланды. Тамашачылар арасыннан сайлап алынган, "Лада - 10" сүзләре язылган шарлар күтәргән 11 яшүсмер бала алга чыгып басты. Алар бүген үтә дә җаваплы миссия үти - барабандагы билетлар арасыннан 10 кыйммәтле бүләккә һәм бердәнбер супер призга лаек булучы бәхетлеләрнең исеме язылганнарын сайлап ала. Шунда ук халык арасыннан сайланган 6 кешелек бәйсез комиссия уен барышына күзәтчелек итә. Үтә күренмәле тартмада 11 билет. Шуларның берсе - супер приз! Аны уйнатуда катнашучылар да билгеле. Бәхетлеләр өчен озак вакытлы бию ярышы оештырылды. Шарты - теге яки бу сәбәп белән бию түгәрәгеннән чыгучы билет алу чиратына баса.

Сигез кеше инде үз бәхетен сынады: Азнакай районыннан һәм шәһәреннән Марсель Камалиев - "LG" йорт кинотеатры, Дамир Төхбәтуллин - "Shivaki" телевизоры, Дамир Хәмидуллин - "Beko" кер юу машинасы, Баулы районыннан килгән Денис Лукъянов - "Samsung" тузан суыткычы, Бөгелмәдән Наталья Тюрина -"Samsung" CBЧ миче, Наталья Барышева - "Shivaki" телевизоры, Актүбә бистәсеннән Илдар Абзалов - "Раnasonik" ит турагычы, Лениногорскидан Равил Насыртдинов музыкаль үзәк отты. Ә автомобиль юк та юк...

Һәм менә иң көтелгән мизгел. Азнакай шәһәрендә яшәүче пенсионер Атлас Хәлиуллинның "Мин машина оттым" дигән авазы мәйдандагы меңләгән кешенең алкышларына күмелде.

Соңгы ике призга - "Shivaki" суыткычына һәм "Mystery" тетлевизорына хуҗа булган Павел Акимов белән Мәрьям Миннеханова да үзләренә тигән өлешләреннән канәгать калдылар.

Язның беренче көннәрендә үткән бәйрәм күңелләргә шатлык алып килде. Һәркем аннан ял итеп, күңел күтәренкелеге алып китте.

Фәридә МИКЕЕВА, менеджер.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лотореяга – “Лада Гранта” автомобиле