Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәт район электр челтәре искәртә

Язгы ташу чорында су басу куркынычы булган зонада яшәүчеләрнең электр тапшыргыч линияләр һәм трансформатор подстанцияләр янында аеруча сак булулары сорала. Энергетиклар бу объектларга 10 метрдан да якын килмәскә киңәш итәләр. Су торак биналарга якын килгәндә электр энергиясен сүндереп кую яхшырак. Әгәр дә сез электр чыбыклары өзелгәнен, су юу сәбәпле электр...

Язгы ташу чорында су басу куркынычы булган зонада яшәүчеләрнең электр тапшыргыч линияләр һәм трансформатор подстанцияләр янында аеруча сак булулары сорала. Энергетиклар бу объектларга 10 метрдан да якын килмәскә киңәш итәләр.

Су торак биналарга якын килгәндә электр энергиясен сүндереп кую яхшырак. Әгәр дә сез электр чыбыклары өзелгәнен, су юу сәбәпле электр баганалары авышканын, трансформатор подстанцияләрен су басканын күрсәгез, бу хакта "Челтәрле компания" ААҖнең Азнакай район электр челтәренә 9-39-01 (шәһәр буенча), 9-39-61 (район буенча) телефоннары аша, яки МЧС хезмәтенә, яки властьның җирле органнарына шалтыратыгыз. Район электр челтәренең элемтә телефоннары электр баганаларында һәм трансформатор подстанцияләре ишекләрендә язылган. Зарар күргән электр объектларына берүк якын килә күрмәгез. Төзексезлекләрне үзегез юк итәргә тотынмагыз!

Мондый чаралар бәхетсезлек очракларыннан саклап калырга һәм халыкның иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук "Челтәрле компания" ААҖнең Әлмәт электр челтәре язма рөхсәтеннән башка һава электр тапшыргыч линияләрнең сак зонасында нинди дә булса эшләр башкару тыелганлыгын да искәртәбез.

Сак зонасына югары вольтлы һава линиясе буйлап үткәргечләрнең ике ягыннан вертикаль яссылыкта чикләнгән түбәндәге аралар керә:

2 м - 1000 В көчәнешкә кадәр;

10 м - 6-10 кВ көчәнешкә кадәр;

15 м - 35 кВ көчәнешкә кадәр;

20 м - 110 кВ көчәнешкә кадәр;

25 м - 220 кВ көчәнешкә кадәр;

30 м - 500 кВ көчәнешкә кадәр.

Электр тапшыргыч линияләрнең сак зонасында электр челтәренең нормаль эшләвен бозарлык нинди дә булса гамәлләр кылу ТЫЕЛА, нигездә:

а) үткәргечләргә, баганаларга төрле предметлар ату, аларга чит предметларны якын китерү, шулай ук баганаларга менү;

б) төрле чүплекләр ясау (электр челтәренең сак зонасында һәм аңа якын тирәдә);

в) юл өстеннән 4,5 м биеклектәге йөкле яки йөксез машиналар һәм механизмнар белән йөрү.

1000В тан артык көчәнештәге электр челтәрләренең сак кагыйдәсе таләпләрен һәм шулай ук РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 24 февралендә чыккан 160 нчы карарын бозуда гаепле җаваплы затлар һәм гражданнар 2001 елның 20 декабрендә РФ Дәүләт Думасы кабул иткән административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 9.7 һәм 9.8 маддәләре нигезендә җаваплылыкка тартыла.

Әлмәт электр челтәре мондый кагыйдә бозу очракларына тап булганда Азнакай район электр челтәренә 9-39-01 (шәһәр буенча), 9-39-61 (район буенча) телефоннары аша шалтыратуыгызны сорый.

Әлмәт электр челтәре администрациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев