Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әллә каян күренеп тора, десантта хезмәт иткән

Аның җиңел, какча, әмма ныклыгы сизелеп торган гәүдәсеннән үк яшь чагында бигрәк тә гаярь, көчле булгандыр, дигән фикер туа. 1922 елда Уразай авылында туган, шунда 5 сыйныф тәмамлаган егет, сүз дә юк, малай чактан ук ихатада ярдәм иткән, үзе кебек үсмерләр белән колхоз эшенә дә йөргән, шуңа да нык бәдәнле...

Аның җиңел, какча, әмма ныклыгы сизелеп торган гәүдәсеннән үк яшь чагында бигрәк тә гаярь, көчле булгандыр, дигән фикер туа. 1922 елда Уразай авылында туган, шунда 5 сыйныф тәмамлаган егет, сүз дә юк, малай чактан ук ихатада ярдәм иткән, үзе кебек үсмерләр белән колхоз эшенә дә йөргән, шуңа да нык бәдәнле булып үскән. 1939 елда Миргазиян Гаделшин Финляндиягә үк чыгып китә, анда электр станциясен төзүдә катнаша. Биредә дә эшнең иң авырын сайлый - измә ясап тора.

Белмим, чит илдә алдагы тормышы ничек җайланган булыр иде, әмма ният-хыялларын сугыш афәте җимерә. Хәрби хезмәткә ул бер ай алдан, 15 майда алына. Новосибирскида кече командирлар әзерләү курсларын үтә. Аннары аларны һава-десант гаскәрләренә Калининград фронтына җибәрәләр. Аның фронт юллары меңнәрчә чакрымнарга сузылган: Польша, Румыния, Венгрия, Югославия, Австралия, Чехословакия, Белоруссия... 1943 елда дошман тылына десант төшәләр. Карт солдатның анда күргән-кичергәннәрен бик сөйлисе килми, партизаннарда радист идем, диюдән узмады. Аның каравы, күрсәткән батырлыкларын хәрби бүләкләре бик яхшы "тасвирлый": Кызыл Йолдыз ордены, Дан ордены, "Батырлык өчен" медале, шәһәрләрне азат итүдә катнашкан өчен медальләр...
Миргазиян Гаделшинның хәрби хезмәте 1947 елда гына тәмамлана. Туган якларына кайткач, Рәхия Вәлиева белән гаилә корып, 3 бала үстерәләр. 58 ел матур гомер итә алар, кызганыч, Рәхиясе 2006 елда вафат була. Хәзерге җәмәгате Роза ханым белән гаилә корып яшәп ятуларына да инде алты ел. Тыныч тормышта ул шофер һөнәрен сайлый. СУ-5тә, АТХ-8дә эшли, озак еллар көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга.
Якыннарының җан җылысын, кайгыртуын тоеп, һәр туган көнгә сөенеп, ил-көннәргә иминлек теләп яши ветеран.
Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әллә каян күренеп тора, десантта хезмәт иткән