Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкәннәребез ихтирам-хөрмәткә лаек

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көнен лаеклы каршылау һәм уздыру буенча 20 сентябрьдән Азнакай муниципаль районында айлык игълан ителгән иде. Бу вакыт аралыгында нәрсәләр эшләнде, нинди чаралар уздырылды? Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән бүгенге әңгәмәбез әнә шул хакта. - Бу якты бәйрәм быел егерменче...

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көнен лаеклы каршылау һәм уздыру буенча 20 сентябрьдән Азнакай муниципаль районында айлык игълан ителгән иде. Бу вакыт аралыгында нәрсәләр эшләнде, нинди чаралар уздырылды? Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән бүгенге әңгәмәбез әнә шул хакта.
- Бу якты бәйрәм быел егерменче тапкыр билгеләп үтелә. Ул - өлкәннәргә, әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга ихлас ихтирамыбызны җиткерү, аларны тагын бер тапкыр олылау, хөрмәтләү көне. Яшәп килгән гүзәл традиция буенча, аңа атап без быел да шәһәр һәм район предприятиеләрендә, авыл җирлекләрендә ветераннарга матди һәм рухи ярдәм күрсәтү, аларны чәй табыннары янына җыю, йорт-җирләрен төзекләндерү, мал-туарларын асрау өчен азык бүлеп бирү кебек шактый гына чаралар үткәрдек. Айлык кысаларында район ветераннар советы оешуның 40 еллыгын уздыру, Җиңү мәйданындагы Мәңгелек ут янында тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл ачылу, шәһәр үзәген Шәйхетдинов микрорайоны белән тоташтыручы асфальт юлны сафка бастыру, ветераннар катнашында мәдәни-ял, спорт ярышлары, кызыклы чаралар үткәрү, район агросәнәгать предприятиеләре тарафыннан Азнакайда һәм Актүбә бистәсендә һәр шимбәдә түбән бәядән авыл хуҗалыгы продукцияләре сату ярминкәләре оештырылу үзе генә дә өлкәннәр турында кайгыртучанлыкның, алар мәнфәгатенә игътибарлылыкның бер билгесе булып тора.
Айлык барышында шәһәрнең Ак мәчете дин әһелләре тарафыннан ялгыз ветераннар өчен халыктан бәрәңге җыю оештырылды. Бүгенге көнгә Ак мәчет, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә, Азнакайдагы ярдәмгә мохтаҗ 90, Актүбәдәге 18 кешегә бушка берәр капчык бәрәңге таратты. Өстәмә рәвештә яшелчә өләшү планлаштырыла. Бу изге эштә аларга 89 нчы һөнәр лицее һәм мәктәп волонтерлары ярдәмгә килә.
Бер ай эчендә районның 109 ветераны сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре ташламаларыннан файдаланды, 2160 пенсионер мунчада бушлай юынды.
Өлкәннәр көне уңаеннан шәһәрдә "Игелекле телефон" республика акциясе старт алды. Аның максаты - ялгыз ветераннарга кесә телефоннары алып бирү. Әлеге игелек гамәлен район иганәчеләре яклап чыкты. Бу изге эшкә, беренчеләрдән булып, Азнакай УТТсы, "Кәримов КФХсы", "Чалпы", "Сервис НПО" ҖЧҖ, АПТС, ветеринария берләшмәсе үз өлешләрен кертте.
Районда 100 яше тулганнарны хөрмәтләү дә матур күренешкә әверелде. Айлык барышында район җитәкчеләре озын гомерле биш якташыбызны котлады, аларга истәлек бүләкләре тапшырды.
105 өлкән кеше тәрбияләнә торган картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында да бәйрәм уздырылды. Балалар иҗат коллективлары өлкәннәр алдында чыгыш ясады, "Азнакайнефть" идарәсе мул аш табыны оештырды.
Өлкән буын вәкилләре сәламәтлегенә дә даими игътибар бирәбез. Бу көннәрдә районның дәвалау-профилактика учреж-дениеләрендә "Ачык ишекләр көне" узды. Табиб-белгечләр анда 344 кешенең сәламәтлеген тикшерде, ялгыз һәм йөри алмаган авыруларның өендә булды. Стоматология бүлегендә 421 ветеранга бушлай ярдәм күрсәтелде.
Өлкәннәребезнең "Ак чишмә" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә һәм Чалпы авылындагы социаль тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге бар. Бер ай эчендә аларда 128 кеше дәваланды.
Районда "Интернет-Озак яшәү" проекты да тормышка ашырыла. Информация-методик үзәктә бүген 85 пенсионер компьютер гыйлеме ала, Интернет челтәрендә эшләү күнекмәләрен үзләштерә.
Төрле тематиканы үз эченә алган әлеге чараларны уздыру максатының иң мөһим өлеше - өлкәннәргә карата яшьләрдә игътибарлылык, яхшы мөгамәлә, хөрмәт хисе тәрбияләү иде. Моны тормышка ашыруга "Маяк" газетасы һәм "АРТ" телевидениесе дә үзләреннән зур өлеш кертте.
Өлкәннәр көнен уздыруда шәһәр һәм районның барлык нефть, агросәнәгать, җитештерүнең башка тармак предприятиеләре, бюджет оешмалары, авыл җирлекләре быел аеруча зур активлык күрсәтте. Рәхмәт аларга.
Әңгәмәне йомгаклап әйтәсе килгән сүзем шул: олы яшьтәгеләрнең даими хөрмәт-ихтирамга лаек икәнлекләрен исебездән чыгармыйк, алга таба да алар белән аралашып, ярдәм күрсәтеп яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өлкәннәребез ихтирамхөрмәткә лаек