Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкәннәр канәгать калды

Узган шимбәдә шәһәребездә Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм ярминкәсе гөрләде. Олы яшьтәгеләр үзләренә кышлык яшелчә, бәрәңге, кош-корт, мал-туар өчен азыкны җитәрлек итеп туплап калсын өчен муниципаль район җитәкчелеге барсын да оештырган. Ит тә төрлесеннән иде: телисең икән мөгезле эре терлекнеке, куян, каз, тавык, үрдәк түшкәләре... Асрарга теләүчеләргә кош-кортны тереләй килеш...

Узган шимбәдә шәһәребездә Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм ярминкәсе гөрләде. Олы яшьтәгеләр үзләренә кышлык яшелчә, бәрәңге, кош-корт, мал-туар өчен азыкны җитәрлек итеп туплап калсын өчен муниципаль район җитәкчелеге барсын да оештырган.
Ит тә төрлесеннән иде: телисең икән мөгезле эре терлекнеке, куян, каз, тавык, үрдәк түшкәләре... Асрарга теләүчеләргә кош-кортны тереләй килеш тә саттылыр. Бодай, арпа, солы, борчак, фураж, онның төрле сорты - барсы да мулдан иде. Ә инде сөт ризыклары арасында кәҗәнекен, аннан ясалган каймак, эремчеген дә яратып алдылар. Көзнең бар муллыгы ярминкәдә күренде: кәбестә, чөгендер, кишер, суган, бәрәңге, алма, бал... Үзенең бакчасы булмаган шәһәр халкы аларны очсыз хактан алып кинәнде. Төрле сорт җимеш агачларын да нибары 250-300 сумнан алырга була иде. "Марс", "Азнакай", "Тукай" хуҗалыклары, И.Корбанов КФХ, А.Салахова ИП хезмәткәрләре өлкәннәребезне табынга дәшеп сыйлады. Азнакай азык комбинаты йомшак күмәчләр, кондитер эшләнмәләр, тутырмалар тәкъдим итте. Бу көнне ярминкәгә районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре (аларның саны 19дан арта) һәм шәхси эшмәкәрләр барысы 1 миллион сумга якын продукция алып килде.
Актүбә бистәсендә дә халык ярминкәдән канәгать калды. Анда Габдрахманов КФХсы, "Мөстәкыймов", "Союз-Агро" ҖЧҖләре аеруча активлык күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өлкәннәр канәгать калды