Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкәннәр хөрмәтләнде

Өлкән буын узган тормыш юлы - бүгенге яшьләребезгә олы үрнәк ул. Шуны күздә тотып, менә дүртенче ел инде республикада "Өлкән кешенең социаль портреты" исеме астында яшь буынга чын мәгънәсендә өлге булырлык бәйге үткәрелеп килә. Быел районыбыздан бу бәйгедә Бөек Ватан сугышы ветераны, иң хөрмәтле кешеләребезнең берсе 93 яшьлек Зәкия Җәләлетдинова...

Өлкән буын узган тормыш юлы - бүгенге яшьләребезгә олы үрнәк ул. Шуны күздә тотып, менә дүртенче ел инде республикада "Өлкән кешенең социаль портреты" исеме астында яшь буынга чын мәгънәсендә өлге булырлык бәйге үткәрелеп килә.

Быел районыбыздан бу бәйгедә Бөек Ватан сугышы ветераны, иң хөрмәтле кешеләребезнең берсе 93 яшьлек Зәкия Җәләлетдинова катнашты. Зәкия Харис кызы бәйгенең "Минем университетлар" номинациясендә җиңү яулап 2нче дәрәҗә дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Башкалада үткән бүләкләү тантанасында бәйге җиңүчеләрен ТР буенча Пенсия фонды идарәсе бүлекчә управляющие Марсель Имамов, "Россия пенсионерлар берлеге" ҖЧҖнең ТР региональ бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина, ТР министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре сәламләде.

Тантана республиканың танылган артистлары һәм данлыклы «La Primavera» оркестры чыгышлары белән үрелеп барды.

Зәкия Харис кызы турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Инде әйтеп үткәнчә, аны районда да белмәгән кеше юк. Ветеран бүген дә актив тормыш белән, аннан мәгънә һәм тәм табып яши. Ул олысы-кечесе белән уртак тел таба, аның үткәннәр турында сөйләвен мавыгып тыңлыйлар, олы тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша. Ул һәр туар көнне ил-көнгә иминлек теләп, сөенеп каршылый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев