Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлфия Сабитова – иң яхшы авыл мәдәният йорты директоры

Узган атнада Кәкре Елга авылы мәдәният йортында «2011 елның иң яхшы авыл мәдәният йорты директоры» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Ул өч этапта үтеп, бу көнне финалга чыккан җиде мәдәният учреждениесе җитәкчесе арасында иҗади көрәш барды. Район халкын рухи азык белән тәэмин итүче, халкыбызның борын-борыннан килгән күркәм йолаларын саклап килүче мәдәният өлкәсе...

Узган атнада Кәкре Елга авылы мәдәният йортында «2011 елның иң яхшы авыл мәдәният йорты директоры» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Ул өч этапта үтеп, бу көнне финалга чыккан җиде мәдәният учреждениесе җитәкчесе арасында иҗади көрәш барды.

Район халкын рухи азык белән тәэмин итүче, халкыбызның борын-борыннан килгән күркәм йолаларын саклап килүче мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә аерым игътибар, башкарган эшләрен бәяләү, аларның абруен күтәрү, талантларын ачу, алдынгы тәҗрибәне тарату ысулы да иде бу бәйге.

Финал ярышлары өч өлештән торды. Гадәттәгечә, беренчесендә һәр директор үзе белән таныштырды. Аларның никадәр бай фантазияле, сәләтле, тырыш булуына сокланмый калмыйсың. Берәүләре үзен театральләштерелгән тамаша аша ачса, икенчеләре монологны отышлы дип тапкан. Ә кайсыларын авыл үзешчәннәре «сурәтләп» бирде. Югары Стәрле мәдәният йорты директоры Зилә Шәйхетдинованы танытып та торасы юк: иҗади эшчәнлеге авыл, район халкын гына түгел, Татарстан тамашачысын да әсир итте-ул «Нечкә бил» республика конкурсында катнашып, «Авыл хатын-кызы» номинациясендә җиңү яулаган иде. Чемодурдан Людмила Известкина бәйгедә катнашучылар арасында иң яше. Тырышлыгы күз алдында: аның җитәкчелегендә авыл үзешчәннәре һәр елны смотр-конкурсларда призлы урыннар яулап килә. Сукаешлыларга да тел-теш тидерерлек түгел, «Каз өмәсе», «Аулак өй»не сәхнәләштерүдә аларга тиңнәр юк. Әлфия Сабитова җитәкләгән «Наз» ансамбле быел үзешчәннәр бәйгесендә гран-прига лаек булды.

Бәйгенең «Реклама» өлеше мәдәният хезмәткәрләрен зирәклектә, иҗади осталыкта сынады. Алар аз гына вакыт эчендә бик мавыктыргыч һәм эчтәлекле итеп авыл мәдәният йортында оештырылучы чараны рекламаларга тиеш булды. Күпләренең «Каз өмәсе»н сайлавы кабатлау булып тоелса да, һәркем аны үзенчәлекле итәргә тырышты. Уразайлылар хәтта өмә тәбикмәге дә пешереп алып килгән. «Көлке көне» (Югары Стәрле), «Балаларны халыкара яклау көне» (Чемодур), «Тәмәкесез тормыш» (Сукаеш) чараларына чакыру алымнары да кызыклы һәм отышлы чыкты.

Авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре «Туган як чишмәләре» иҗади ярышында үзләренең сәхнә осталыкларын тулысы белән ачты.

Жюрига бәйгегә йомгак ясау бик җиңелдән булмагандыр, чөнки анда катнашучыларның һәркайсы сәләтле, актив, үзенчәлекле иде. «Иң актив катнашучы» дипломына Югары Стәрле мәдәният йорты директоры Зилә Шәйхетдинова һәм сәнгать җитәкчесе Лениза Сөнәгатова лаек булды. Шундый ук дипломнар Ирекле, Урманай, Чемодур авылы мәдәният учаклары җитәкчеләре Зөлфия Сабурова, Ришат Шәфыйков, Людмила Известкинага тапшырылды.

Билгеле, бәйге бәяләмәсе сәхнәдә көч сынашуга гына кайтып калмады, ә мәдәният йортларының тулаем эшчәнлеге дә күздә тотылды. Авылдагы мәдәни учакны һәрчак тәртиптә, чиста тоткан, яшеллек һәм аллы-гөлле чәчәкләргә күмгән Раушания Идрисова (Тымытык) - беренче, Зинфира Хисмәтова (Урсай) - икенче, Рәхимә Гыйләҗева (Мәсгут) өченче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде.

Хуш, инде гомуми нәтиҗәгә дә күз салыйк. «2011 елның иң яхшы мәдәният йорты директоры» исеменә Сукаештан Әлфия Сабитова лаек булды. Бәйгенең икенче һәм өченче урыннарында - Уразай һәм Әлкәй мәдәният йортлары җитәкчеләре Гөлфия Әхмәтҗанова һәм Зөлфия Салихова.

Районда мондый бәйгенең тәүге тапкыр үтүен әйтергә кирәк. Дөрес, алар республикакүләм уздырып торыла. 2002 елда «ТРның иң яхшы мәдәният йорты директоры» исеме Азнакайдан Зөлхия Миңнехановага бирелгән иде.

Район мәдәният идарәсенең «Иң яхшы авыл мәдәният йорты» конкурсын оештырып килүен дә әйтергә кирәк. Сүз дә юк, мондый бәйгеләр җирлегебездә мәдәни эшчәнлекне үз дәрәҗәсенә куюда зур этәргеч булып тора.

Оксана Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев