Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көзен Азнакайда 15 меңнән артык кешегә гриппка каршы вакцина ясарга ниятлиләр

Татарстанда халыкны гриппка каршы иммунизацияләштерү тулы куәтенә бара. Белгечләр сезоны якынлашкан бу авыруның инде ишек шакуын белдерә. Район үзәк сырхауханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Ибраһимова белән элемтәгә кереп, аның бу хакта тәфсилләбрәк сөйләвен сорадык. - Гриппка каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы - прививка ясату. Ул иң әүвәл...

Татарстанда халыкны гриппка каршы иммунизацияләштерү тулы куәтенә бара. Белгечләр сезоны якынлашкан бу авыруның инде ишек шакуын белдерә. Район үзәк сырхауханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Ибраһимова белән элемтәгә кереп, аның бу хакта тәфсилләбрәк сөйләвен сорадык.

- Гриппка каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы - прививка ясату. Ул иң әүвәл мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балаларга, урта һәм югары уку йортлары студентларына, чир йоктыру куркынычы булган медицина, белем бирү учреждениеләре, транспорт, коммуналь өлкәләр хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә үткәрелә. Инактивирлаштырылган вакцина тере вирусларсыз, шуңа да ышанычлы һәм куркынычсыз.


2014 ел сезонында Азнакай районында 15190 кешегә вакцина ясау күздә тотыла. Бу район халкының 26 проценты дигән сүз. "Сәламәтлек" өстенлекле проект кысаларында оештырылган бу чара вакытында үзебездә эшләнгән препаратлар кулланылачак. Сүз дә юк, прививка ясату грипп белән чирләүдән, башка салкын тию авыруларыннан саклый. Аның организмга бернинди зыяны юк.


Чирне дәвалауга караганда булдырмый калуың яхшырак, дигән гыйбарәне истә тотып, азнакайлыларны гриппка каршы вакцинация алырга чакырабыз. Билгеле, аны грипп эпидемиясе башланганчы эшләргә кирәк. Иң оптималь чоры - октябрь, ноябрь айлары. Вакытында ясалган прививка эпидемия чорында чирләп китү ихтималын 1,5-2 тапкырга киметә. Икътисади яктан да отышлы булуын онытмыйк.


Вакцина районның барлык поликлиникаларындагы прививка кабинетларында, амбулаторияләрдә һәм фельдшер-акушерлык пунктларында бушлай ясала.

Лиза НУР, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көзен Азнакайда 15 меңнән артык кешегә гриппка каршы вакцина ясарга ниятлиләр