Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Бу ел районыбыз өчен истәлекле вакыйгаларга аеруча бай. Инде менә тагын бер тантаналы вакыйга алдында торабыз: район-шәһәр ветераннар советы оешуга 40 ел тула. Шул уңайдан районыбызга шактый мәртәбәле кунаклар килүе көтелә. 5 октябрь көнне истәлекле һәм куанычлы вакыйгалар: тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәлләр ачу, шәһәр үзәген Шәйхетдинов урамы...

Бу ел районыбыз өчен истәлекле вакыйгаларга аеруча бай. Инде менә тагын бер тантаналы вакыйга алдында торабыз: район-шәһәр ветераннар советы оешуга 40 ел тула. Шул уңайдан районыбызга шактый мәртәбәле кунаклар килүе көтелә. 5 октябрь көнне истәлекле һәм куанычлы вакыйгалар: тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәлләр ачу, шәһәр үзәген Шәйхетдинов урамы белән тоташтыручы юлны файдалануга тапшыру тантаналары көтелә. Ә инде 9.00 сәгатьтә барлык чакырылган кунакларны район-шәһәр Мәдәният йортында көтәчәкләр. Биредә 10.00 сәгатьтә юбилей тантанасы башлана.

***

Муниципаль Район җитәк-челеге йөз яшь чигенә җиткән хөрмәтле ветераннарыбызны юбилейлары белән тантаналы котлауларын дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә шундый истәлекле вакыйгалар шәһәрдә һәм Сарлы авылында үтте. Өлкәннәр көне уңаеннан игълан ителгән айлык кысаларында үтүче бу чаралар аеруча мәгънә һәм төсмер ала. Газетабызның алдагы санында әлеге вакыйгаларга тагын да тәфсилләбрәк тукталырбыз.
***
1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан Муниципаль район җитәкчелеге өлкәннәр белән очрашып, бүләкләр бирде. Чалпы реабилитация үзәгенә, Актүбә картлар һәм инвалидлар йортына бәйрәм уңаеннан телевизор тапшырылды. Бу хакта - алдагы саннарда.
***
«Татнефть-АзнакайРемСервис» ҖЧҖдә Өлкәннәр ункөнлеген зурлап билгеләп үтәләр. Аның кысаларында предприятиенең барлык 502 пенсионерына да азык-төлек пакеты тапшырылды. Алар катнашында максатчан чаралар үткәрү дә планлаштырыла. Шуларның берсе - "Табигать бүләкләре" күргәзмәсе шушы көннәрдә уздырылачак. Ветераннар анда үз бакчаларында үстергән яшелчә-җимешләрен тәкъдир итәчәк. Конкурста катнашучыларны бүләкләр һәм тәм-томлы чәй табыны көтә.
***
Өлкәннәр көне уңаеннан «МППБиО» ААҖ җитәкчелеге үзенең кырыктан артык ветеранын мул табын янына җыйды. Тәбрикләү чаралары биредә ел саен үткәрелеп торса да, бәйрәмгә килүчеләрнең әйтүе буенча, кунакчыллык, игътибарлылык, ачык күңеллелек шартларында узган быелгысы кебеге моңа кадәр булмаган икән.
Ветераннарны муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, ААҖ генераль директоры Валерий Тимиряев, предприятиенең беренче җитәкчесе Әбүзәр Мортазин тәбрикләде, язучы Марсель Гарипов аларга үзенең китапларын бүләк итте.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетабызга 2013 елның беренче яртыеллыгына язылу дәвам итә.
Алга таба да район яңалыкларыннан, вакыйгалардан хәбәрдар булып тору, тормышта мөһим һәм файдалы мәгълүмат алу өчен газетабызга язылырсыз, дип ышанабыз.
"Маяк" газетасына барлык почта элемтә бүлекләрендә, киоскларда, матбугат таратучылар аша язылырга мөмкин.
Киләсе елның беренче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу бәясе үзгәрешсез - 297 сум 96 тиен калды.
Язылыгыз, укыгыз, файдасын күрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача