Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай муниципаль районына эшлекле визиты вакытында тарихи истәлекле вакыйгаларда - шәһәрдә тыл батырлары һәм сугыш чоры балаларына һәйкәлләр ачу, район һәм шәһәр ветераннар cоветының 40 еллыгын билгеләп үтү тантаналарында катнашты *** Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан, кичә башкалабыз Казанда «Уңыш -...

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай муниципаль районына эшлекле визиты вакытында тарихи истәлекле вакыйгаларда - шәһәрдә тыл батырлары һәм сугыш чоры балаларына һәйкәлләр ачу, район һәм шәһәр ветераннар cоветының 40 еллыгын билгеләп үтү тантаналарында катнашты

***

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан, кичә башкалабыз Казанда «Уңыш - 2012» бәйрәме уздырылды. Азнакай делегациясе составында анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Марс», «Тукай», Мөстәкыймов исемендәге, «Союз- Агро», «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖ, Кәримов крестьян-фермер хуҗалыгы вәкилләре катнашты.

***

Бөерләре хроник авырулы 17 райондашыбыз муниципаль район җитәкчелегенең аерым кайгыртуына алынды. Махсус дәвалану үтәргә мәҗбүр булган бу категория кешеләренә башка елларда Бөгелмәгә маршрут автобусында йөрергә туры килә һәм бу бик уңайсыз иде. Хәзер 17 азнакайлыны атнага өч тапкыр махсус автобус Бөгелмәгә алып бара, дәвалану алганнан соң алып кайта. Федераль ташламага ия авырулылар дәвалану һәм медикаментларны бушлай ала.

***

Азнакай шәһәренең мәшгуль-лек үзәге эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга Казан шәһәренә күчеп «Метроэлектротранс» МУП предприятиесендә эшкә урнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Башкалага кадәр бару юлы һәм яшәп тору өчен торак юнәтү чыгымнары компенсацияләнә.
Тулырак белешмә алу өчен Солтангалиев урамы, 33нче йортта урнашкан "Азнакай шәһәренең мәшгульлек үзәге"нә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 4нче кабинет - тел. 7-57-90, 8нче кабинет - тел. 7-49-57.

***

Билгеле булганча, Россиядә 1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хәрби хезмәттә булу вакыты үзгәрешсез калды: ул бер ел тәшкил итә. 2012 елның көзендә Татарстан Республикасында 4 меңгә якын кеше хәрби хезмәткә чакырыла. Районнан якынча 120 ир-егет илне сакларга китәчәк. Булачак солдатларның беренче төркеме ноябрь урталарында җибәреләчәк.

***

«Водоканалсервис» ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе коллективы быелгы җылылык сезонына аеруча ныклы хәзерлек белән килде. Үзләренә караган барлык объектларга, шул исәптән торак йортларга, сырхауханәләргә, мәктәп һәм балалар учреждениеләренә җылылык үз вакытында бирелде. Соңгы вакытта көннәрнең җылы торуы сәбәпле, биредә температура режимына күчкәннәр. "Халык безнең эштән канәгать, дәгъва белдерүче юк", - ди предприятие директорының беренче урынбасары Азат Мирмиев.

***

Тукай микрорайонында Зәңгәр мәчет каршында муниципаль район җитәкчелеге ярдәме белән Азнакай халкы өчен яңа мәдрәсә төзелә. Биредә эштән соң кичке вакытта һәм ял көннәрендә олысы-кечесе ислам тәрбиясе, дини гыйлем ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача