Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Узган атнада район эшмәкәрләре ТР буенча Федераль антимонополь хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Биктимиров белән очрашты. Руслан Гомәр улы әлеге идарәнең эшчәнлеге, антимонополь закончалыкларны бозмас өчен нинди кагыйдәләрнең сакланырга тиешлеге турында чыгыш ясады, эшмәкәрләрнең күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Эшмәкәрләр районда тарифларның югары булуы, документация эшенең катлаулыгы һәм аның өчен әллә...

Узган атнада район эшмәкәрләре ТР буенча Федераль антимонополь хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Биктимиров белән очрашты. Руслан Гомәр улы әлеге идарәнең эшчәнлеге, антимонополь закончалыкларны бозмас өчен нинди кагыйдәләрнең сакланырга тиешлеге турында чыгыш ясады, эшмәкәрләрнең күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Эшмәкәрләр районда тарифларның югары булуы, документация эшенең катлаулыгы һәм аның өчен әллә кайларга барып йөрергә кирәклеге һәм башка мәсьәләләрдә үзләренең борчуларын белдерде. Очрашу эшлекле сөйләшү, фикер алышу шартларында барды.

***

Шәһәребездә бүгенге көндә 34 мең 594 кеше яши, бу барлык район халкының (64433) 51 проценты дигән сүз. Агымдагы елның 9 аенда шәһәрдә 470 бала туды, 351 кеше вафат булды, ягъни халыкның табигый үсеше 119 кеше тәшкил итә.

***

"ТКХны реформалаштыруга ярдәм фонды турында" федераль закон кысаларында, 2012 елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча адреслы муниципаль программа нигезендә безнең муниципаль районда 22 йортка 87 млн.384 мең 884 сумлык капиталь ремонт уздырылды. Азнакай шәһәре буенча - 16 йортка 68,8 млн. сумлык, Актүбә бистәсендә 5 йортка 17,5 млн. сумлык, Чемодур авылында 1 йортка 900 мең сумлык капиталь ремонт ясалды.

***

Балалар Иҗаты үзәгенең М.Гыйльманова җитәкче-легендәге "SaMosтоятельные дети" проектында катнашучылар шушы көннәрдә шәһәребезнең Ленин һәйкәле янында "Без сәламәт Россия яклы" акциясе уздырдылар. Алар яшьләргә спиртлы эчемлекләр куллануның сәламәтлеккә зыяны турында аңлатты. Урамнан узып баручы кызлар һәм егетләр, теләктәшлек белдереп, "Без сәламәт Россия яклы" дигән плакатка үз имзаларын калдырды.

***

Мошенниклар турында сөйләп, аңлатып торалар, ләкин шуңа да карамастан кешеләр аларның кармагына каба тора. Соңгы көннәрдә генә ике якташыбыз шундый алдарлар капкынына эләгеп, берсе - 80, ә икенчесе - 18 мең сумлык зыян күрде. Беренчесенең телефонына банк картасы блокировкалану турында смс хәбәр килә. Алга таба карта хуҗасы "банк хезмәткәрләре" (смс җибәрүчеләр үзләрен шулай таныталар) кушканны җентекләп үти. Нәтиҗәсе билгеле. Әлеге очраклар тагын бер кат игътибарлы, сак булырга кирәклеген искәртә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача