Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Бүген район-шәһәр Мәдәният йортында районыбызның иң күркәм, иң затлы, иң үрнәк әниләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Бу хакта язманы газетабызның алдагы санында укырсыз. *** Алдагы яртыеллыкка матбугат басмаларына язылу вакытының соңгы аена керәбез. Аларга язылу ничек бара соң? Шәһәр предприятиеләре, оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре белән Азнакай район Советының утырышлар залында уздырылган...

Бүген район-шәһәр Мәдәният йортында районыбызның иң күркәм, иң затлы, иң үрнәк әниләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Бу хакта язманы газетабызның алдагы санында укырсыз.

***

Алдагы яртыеллыкка матбугат басмаларына язылу вакытының соңгы аена керәбез. Аларга язылу ничек бара соң? Шәһәр предприятиеләре, оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре белән Азнакай район Советының утырышлар залында уздырылган киңәшмәдә социаль әһәмияткә ия булган әлеге мөһим мәсьәлә каралды. Анда район Советының җәмәгатьчелек белән эшләү һәм гамәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Шәйхулов, Азнакай почтамты начальнигы Татьяна Латыйпова, "Шәһри Казан" газетасы хезмәткәре Расиха Фәизова, "Маяк" газетасы баш мөхәррире Гөлгенә Кәримова чыгыш ясады.

***

"Ак барс-Мед" иминият компаниясенең Азнакай филиалы "Мәҗбүри медицина страховкалавы системасында страховкаланган гражданнарның хокукларын тормышка ашыру" дигән темага "Түгәрәк өстәл" уздырды. Чара барышында филиал директоры Ринат Мәгъдиев, "Ак Барс-Мед"ның Әлмәт филиалындагы страховкаланган гражданнарның хокукларын яклау бүлеге начальнигы Әнвәр Насыйбуллин, Азнакай үзәк район сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин һ.б.лар сорауларга җавап-аңлатмалар бирде.

***

"Viva music" III Халыкара конкурс-фестивалендә яшь баянчы Газинур Равилов (җитәкчесе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ф.Әбсәләмова) Азнакай балалар сәнгать мәктәбе данын яклады. Ул I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм Герцег-Нови шәһәрендә узачак "Viva music" VI Халыкара конкурс-фестивалендә катнашу хокукы алды.

***

Яр Чаллыда узган "Яшә, чишмә!" халык музыкасы һәм фольклор республика фестиваль-конкурсында Азнакай Балалар иҗаты үзәгеннән Ксения Коршунова (җитәкчесе - Л.Зарипова) вокал-солода 1 нче дәрәҗә лауреат булды. "Сандугач" кашыкчылар ансамбле (җитәкчесе - А.Хаҗиева, С.Усманова) инструменталь музыка номинациясендә өченче урынны яулады.

***

Азнакай муниципаль районының 10нан артык мәдрәсәсендә Ислам дине сабаклары өйрәтелә. Укулар ТР Мөселманнарының диния назәрәте төзегән «Мәчетләр каршындагы берьеллык башлангыч белем бирү курслары өчен укыту программасы» нигезендә алып барыла. Шәкертләргә 6 фән буенча һәр мөселман кешесе белергә тиешле башлангыч белемнәр бирелә. Районыбызда якынча 500 кеше дини белем ала. Укулар май аена кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача