Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

«Маяк» газетасы редакциясе 21 декабрь көнне 9.00-11.00 сәгатьләрдә Азнакай почтамты (Азнакай шәһәре, Пушкин ур., 6) белән берлектә "Әбүнәче көне" үткәрә. Бик күңелле булачак, килегез! «Маяк»ка язылучы һәркемне бүләкләр көтә! *** «Маяк» газетасы редакциясе «Татмедиа» һәм башка ведомстволар уздырган конкурсларда актив катнаша. Быел коллектив экстримизмга каршы көрәш тематикасы буенча республика массакүләм...

«Маяк» газетасы редакциясе 21 декабрь көнне 9.00-11.00 сәгатьләрдә Азнакай почтамты (Азнакай шәһәре, Пушкин ур., 6) белән берлектә "Әбүнәче көне" үткәрә. Бик күңелле булачак, килегез!
«Маяк»ка язылучы һәркемне бүләкләр көтә!

***

«Маяк» газетасы редакциясе «Татмедиа» һәм башка ведомстволар уздырган конкурсларда актив катнаша. Быел коллектив экстримизмга каршы көрәш тематикасы буенча республика массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы оештырган "Иң яхшы журналист эше" номинациясендә дипломга һәм махсус бүләккә ия булды.

***

Россия Кызыл Хаҗының Краснодар крае бүлекчәсе рәисе Е.Стешенкодан Азнакай муниципаль районы башлыгы М.Шәйдуллин исеменә хат килде. Анда 2012 елда су басу чорында Краснодар краена күрсәткән ярдәм өчен район башлыгына һәм азнакайлыларга тирән рәхмәт хисләре белдерелә.

***

Буген, 13 декабрьдә, "Актүбә уенчыгы" остаханәсе һәм "Актүбә балалар сәнгать мәктәбе"нең сәнгать бүлеге ачылуга 20 ел тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе, музей ачу тантанасы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача